Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Керәшеннәр командасы - финалда!

Керәшеннәр командасы “Әйдә, ШаяРТ” татар КВН лигасының финалына үтте

Кичә, Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында  “Әйдә, ШаяРТ” татар КВН лигасының  ярымфиналы узды. Финалга чыгу өчен, 8 команда үзара көч сынашты.
Керәшеннәр командасы составына Республика керәшен оешмасының “Бәрәкәт” яшьләр бүлеге җитәкчесе Алексей Дмитриев, Я.Е.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк хезмәткәре Дмитрий Баранов, активист Вадим Шрыков һәм автор башкаручы Лия Әхәтова катнаша. Команданың кураторы — күп еллар буе "Биш бармак" КВН командасында уйнаган Игорь Шрыков.

Уен өч этаптан торды. Беренчесендә - командаларның сәламләү, икенчесендә кыска кызык җырлар башкару һәм өченчесендә йолдыз белән күренеш күрсәтү. Сәламләү өлешендә керәшеннәр командасының чыгышына барлык жюри членнары да "елмаю" билгесен күтәрделәр. Командага булышлык йөзеннән җырчы Римма Никитина һәм интернет киңлегендә биеп танылган Ришат абый чакырылган иде. Кызык җырлар башкару өлешендә командага тиңләр булмады. Алар бу этапта командалар арасыннан иң зур баллны алуга иреште. Өченче өлештә Бауман урамында акча эшләүчеләр күренеше күрсәтелде. Йолдызлы кунаклар  булып юмор остасы, пародист Әбри Хәриев һәм артист Шамил Галиев катнашты.

Тулаем алганда, кичә Кариев театры сәхнәсендә чын ярыш булды. Барлык командалар да көчле һәм финалга узарга тиеш кебек иде. Ләкин уенның шартлары буенча, 8 командадан бары тик 4 команда гына сайлап алынды. Шулай итеп,  “Әйдә, ШаяРТ” татар КВН лигасының финалына Зәй әбиләре, Мәскәүдән "Понаехали", Тукай районы һәм Керәшеннәр җыелма командасы үтте.

Командага финалда уңышлар телибез!

 

 

 

 

Беренчесендә - командаларның сәламләү

Тулырак: http://tuganaylar.ru/news/h%D3%99b%D3%99rl%D3%99r/kershennr-komandasy-yd-shayart-tatar-kvn-ligasyny-yarym-finalyna-tte

Уен ике этаптан торды.

Тулырак: http://tuganaylar.ru/news/h%D3%99b%D3%99rl%D3%99r/kershennr-komandasy-yd-shayart-tatar-kvn-ligasyny-yarym-finalyna-tte

Керәшеннәр командасы составына Республика керәшен оешмасының “Бәрәкәт” яшьләр бүлеге җитәкчесе Алексей Дмитриев, Я.Е.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк хезмәткәре Дмитрий Баранов, активист Вадим Шрыков һәм автор башкаручы Лия Әхәтова керә

Тулырак: http://tuganaylar.ru/news/h%D3%99b%D3%99rl%D3%99r/kershennr-komandasy-yd-shayart-tatar-kvn-ligasyny-yarym-finalyna-tte

Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында барды

Тулырак: http://tuganaylar.ru/news/h%D3%99b%D3%99rl%D3%99r/kershennr-komandasy-yd-shayart-tatar-kvn-ligasyny-finalyna-tte

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев