Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Керәшеннәр Казан шәһәренең күппрофильле 187нче номерлы лицеенда кунакта булды

Мәктәп укучылары керәшен җыруларын башкардылар

Кичә, 19 февраль көнне Яков Емельянов исемендәге культура үзәге директоры Людмила Белоусова, "Туганайлар" газетасы редакторы Юлия Губина, үзәк хезмәткәре, Татарстанның халык, Россиянен атказанган артисткасы Лидия Әхмәтова Казан шәһәренең күппрофильле 187нче номерлы лицеенда "Җыр булырлык сүзләр биргән туган телем, рәхмәт сиңа!" дип исемләнгән, туган тел көненә багышланган матур кичәсендә катнаштылар.

Кичәне лицей директоры Гөлнара Галиева ачты. Укучылар рус, татар телендә җырлар башкардылар. "Заман" фольклор коллективы керәшен җырларын җырладылар. Аларны моңа татар теле укытучысы, ансамбльнең оештыручысы һәм җитәкчесе Ләйсән Абакаева өйрәткән. Керәшен дөньясында билгеле кешеләр - Ләйсән Камиловна һәм Валерий Иванович Абакаевлар хәзер шушы лицейда балалар укыта. Безнең карендәшләребез аларны Алабуга районының Шүрнәк авылы мәктәбендә балалар укыткан, керәшеннәр культурасы өчен шактый эшләр башкарган кешеләр буларак беләләр. Әлеге эшне алар хәзер башкалабызда дәвам итә.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев