Үртәвечләр - берәр кешедән көлүдә, яки шаяруда куллана торган шигъри әсәр
Супый суган ашаган,
Кабыгын җиргә ташлаган.
Әле генә бишектә иде,
Йөгереп йөри башлаган.
Үгәпи, Үгәпи,
Аклы-каралы тәпи!
Иван бара базарга,
Иске тунын сатарга.
Иске тунын сатмас иде,
Хатын сорый ашарга.
Питер,Питер - питләвек,
Ашый алмый чикләвек.
Ашаганда тончыккан,
Борыныннан кан чыккан.
Бәчели, Бәчели,
Тәбикмәге әчеми.
Әчесә дә кабармый,
Бәчели хатын табалмый.
Нет комментариев