Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Керәшен йолалары белән якынрак таныштырдылар

Туган тел айлыгы кысаларында «Керәшен» җәмгыяте әгъзалары күп кенә кызыклы очрашулар үткәрде һәм үзләре дә төрле чараларда катнашты

Анастасия Усачева тормыш юлына һәм иҗатына багышлап, 10 нчы мәктәптә «Бер күрешү – үзе бер гомер» очрашу узды. 7 нче һәм 9 нчы сыйныф укучыларына шәһәребез шагыйрәсе авыр, ләкин шул ук вакытта кызыклы узган тормыш юлы турында сөйләде, үз иҗаты белән таныштырды, җырлар башкарды. Балалар да әзерләнгән: Анастасия Тимофеевна шигырьләрен ятлаганнар. Очрашу вакытында сораулар да бирделәр. Анастасия Усачева ике китабын мәктәпкә бүләк итеп калдырды.

«Сүрәкә» фольклор ансамбле Галина Еремеева 28 нче мәктәп укучылары белән очрашып, керәшеннәр турында сөйләде һәм балаларны керәшен йолалары һәм уеннары белән таныштырды.

Соңгы елларда Халыкара туган тел көнендә Халык иҗаты йортында зур бәйрәм оештырыла. Шәһәребезнең барлык милли оешмалары катнаша анда. 21 февральдә узган бу бәйрәмдә Керәшен җәмгыяте быел да катнашты. 31 нче гимназия укытучысы Алевтина Даутова укучылары борынгы керәшен милли киеме турында сөйләделәр. Ә тамашачы залында сәхнәдә «Сүрәкә» һәм «Баш Чишмә» фольклор ансамбльләре «Туй» тамашасын күрсәттеләр.

Эльмира Ситдыйкова, "Туган як"

Фото: автор фотосы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев