Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Керәшен Сәрдәсендә Май чабу бәйрәме быел унбишенче тапкыр уздырылды

6 мартта Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе авылында Май чабу бәйрәме узды

Быел бәйрәмгә авыл җирлеге җитәкчелеге, мәдәният хезмәткәрләре, авыл халкы ныклап әзерләнгәннәр. Башлап җибәрү өчен сүз авыл җирлеге башлыгы Николай Морозовка бирелде. Ул авыл халкын, кайткан кунакларны тәбрикләп, Май чабуның кыскача программасы белән таныштырып үтте.

“Традициягә әйләнгән Май чабу бәйрәмебезне мәдәният йорты каршында унбиш ел дәвамында үткәреп киләбез. Язның беренче көннәрендә һава торышының салкынча булуына да карамый, барыбыз да бәйрәмгә килдек. Суыкка бирешеп торырга вакыт юк, оештыручылар тарафыннан бик күп уеннар, конкурслар әзерләнде, кайнар коймак һәм тәмле чәй дә бар”, – дип сүзен тәмамлады ул.

Керәшен халкы сынатамы соң?! Олысы-яше, бар да хәрәкәттә булды, биеделәр, уеннарда актив катнаштылар. “Чана тарту” уены гына ни тора, берсен-берсе тартып йөгергәндә күпме шатлыклы эмоцияләр чагылды халык йөзендә. Самавырда чәй кайнап торды, табаларда коймак пеште, күңелләрдә - рәхәтлек, дөньяда - яз сулышы.

Саламнан ясалган карачкы да бәйрәм бизәге булды. Ә инде соңыннан аны яндыру мизгеле, бирешергә теләмәсә дә, кышның вакыты үткәнен, аның белән хушлашып, язны каршы алу минутлары җиткәнен аңлатты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев