Музей 1986 елдан бирле эшли.
Керәшен Сәрдәсе авылында туган якны өйрәнү музее эшли.
Музейга нигез 1986 елда мәктәптә салына. 2003 елда музей Максимовлар-Сердинскийлар гаиләсе торган ике катлы йортка күчерелә.
Музейның беренче катында борынгы артефактлар - үткән заманнарда киң кулланышта булган җиһазлар, йорт кирәк-яраклары, керәшен бизәкләре, костюмнар тупланган. Икенче катта керәшен телендә язылган китаплар, тарихи язмалар, документлар җыелган, авыл кешеләре турында язмаларны карарга була.
Бүгенге көндә музейны Олег Волков җитәкли.
0
0
Нет комментариев