Керәшен Сәрдәсеннән Евдокия Никитинага республика акциясендә катнашкан өчен рәхмәт белдерелде
Хәбәрләр

Керәшен Сәрдәсеннән Евдокия Никитинага республика акциясендә катнашкан өчен рәхмәт белдерелде

Аны ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин бүләкләде.

«Чулпы» халык фольклор ансамбле хормейстеры Евдокия Никитина «Яңарыш: эпосның заманча укылышы» фестивалендә катнашты. Биредә Татарстанның уникаль чигелгән картасын тәкъдим иттеләр. Бер тукымада республиканың барлык 43 районы һәм ике шәһәр округы күрсәтелгән.

Мин яшьтән үк чигү-бәйләү эшен яраттым. Хәзергә кадәр бу эшне дәвам итәм. Буш вакытта балаларны да,  теләге булган авылдашларымны да чигү-тегү-бәйләү серләренә өйрәтергә тырышам. Төрле конкурсларда үземне сынап карыйм. Әлеге фестивальдә дә бик теләп катнаштым, – ди Евдокия.

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Нет комментариев