Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшләячәк

Бу ярминкәләрдә арзан бәядән продукция сатып алып булачак

7 августта Казанда яшелчә ярминкәләре эшли башлаячак. Бу ярминкәләрдә арзан бәядән продукция сатып алып булачак. Мәсәлән, суган һәм чөгендернең килограммы — 15 сумнан, бәрәңге — 20 сумнан, кишер — 30 сумнан, кәбестә — 25 сумнан сатылачак.

Сәүдә 5 мәйданчыкта оештырылачак:

  •  Авиатөзелеш районы – Дементьев урамында, 7нче йорт янында;
  • Киров районы – Батыршин урамында, 20нче йорт янында;
  • Яңа-Савин районы – Академик Лаврентьев урамында, 10нчы йорт янында;
  • Идел буе районы – Ю.Фучик урамында, 72нче йорт янында;
  • Совет районы – Липатов урамында, 7.

Алар атна саен шимбә көннәрендә сәгать 6:00дан эшләячәк.

Мондый ярминкәләр шәһәрдә яшәүчеләрне авыл хуҗалыгы продукциясе белән тәэмин итү һәм кибетләрдәге бәяләр белән хәлне стабильләштерү максатыннан оештырыла. Ярминкәләр сәүдә предприятиеләрендә яшелчә продукциясенә бәяләр стабильләштерелгәнче яисә 11 сентябрьгә кадәр, традицион көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшли башлаганчы дәвам итәчәк, дип хәбәр ителә Казан мэриясы сайтында.

фото: pixabay.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев