Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кариев театрының «Tamga» лабораториясе мәктәп темасына багышлана

Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында III «Tamga» режиссерлар лабораториясе 19-24 апрельдә уза

 Кариев театрының чираттагы «Tamga» режиссерлар лабораториясе мәктәп темасына багышлана. Ул театрда 19 апрельдә старт ала.

«Мәктәп киңкырлы төшенчә. Ул Кариев театры тамашачысына бик якын тема. Былтыргы лабораториягә әкият темасы алынып, ул кечерәк балалар өчен булса, быелгысы зуррак балаларны күздә тота», — диде лабораториянең кураторы Нияз Игъламов.

«Сөмбел Гаффаровның „Самат һәм Кара Король“ пьесасы кече яшьтәге балаларны күздә тотып сайланды. Икенчесе — Дана Сидерос псевдонимы белән язучы Мария Кустовскаяның әсәре. Өченче эскиз Америка язучысы Селеста Инг китабы буенча куелачак», — дип программа белән таныштырып үтте театр директоры Луиза Янсуар.

Сөмбел Гаффарова әсәре 6+ яшь чикләре белән билгеләнгән. Дана Сидеросның «Сиңа да кагылса» пьесасы 12+ чикләрендә бирелә. Ә инде өченче әсәрдә 16+ тамгасы тора. Яшь чикләренә килгәндә, «режиссер күзаллауларыннан соң бу саннар метаморфозалар кичерергә мөмкин» дип искәртте Луиза Янсуар.

 

ТатарИнформ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев