Кариев театрында янәдән "Микулай" спектакле күрсәтеләчәк
Хәбәрләр

Кариев театрында янәдән "Микулай" спектакле күрсәтеләчәк

Спектакль 18.30да башланачак

24 февраль көнне 18.30 сәгатьтә Габдулла Кариев исемендәге театрда "Микулай" моноспектакле куелачак. Спектакльнең премьерасы 2020 елда булган иде. Төп рольне карендәшебез Татарстанның атказанган артисты Олег Фазылҗанов уйнады.

"Микулай" – драматург Мансур Гыйләҗевның пьесасы буенча куелган спектакль. Төп герой – гомерен Сарсаз Күл авылында үткәргән 60 яшьлек ялгыз керәшен дәдәе Микулай. Спектакльдә Микулайның бер көне күрсәтелә.


Нет комментариев