Карендәшләребез "Кояш.ru" бөтенроссия конкурсы лауреатлары булдылар
Хәбәрләр

Карендәшләребез "Кояш.ru" бөтенроссия конкурсы лауреатлары булдылар

Конкурс Шәле авылында үтте

25 апрель көнне Питрәч районының Шәле авылында Габдулла Тукайның тууына 135 ел уңаеннан "Кояш.ru" бөтенроссия конкурсы оештырылды. Шунда Керәшен Сәрдәсеннән карендәшләребез катнашты. "Минем яраткан шигырьләр" номинациясендә Керәшен Сәрдәсе мәктәбенең Татар теле һәм әдәбияты укытучы Нина Фадеева  һәм Керәшен Сәрдәсе мәктәбенең 8 класс укучысы Валентина Александрова икенче дәрәҗә лауреатлары булдылар. "Халык вокалы" номинациясендә Фадеевлар-Гавриловлар гаиләсе беренче дәрәҗә лауреаты дипломын алды.

 

 


Нет комментариев