Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Карендәш шагыйрәбез Мария Максимованың балачак хатирәләре

“Әле дә тәме авызымда”


"Балачакта үзем белән булган хәлне язып китим әле. Кыш аеның бер кичендә дәдәм белән ерак әбиләргә барырга җыендык. Әтием, әнием эштә, әбием абзарда хайваннар карап йөри. Өйдә кеше булмагач, безгә күңелсез булып китте. Телевизор да юк карарга. Дәдәм мине тунга төреп, чанага утыртты. Авызымны, борынымны каплап, күземне генә калдырып, битемнән бәйләде. Кич эңгер-меңгер булып килә. Урамда күз ачкысыз буран котыра иде. Дәдәм миннән ике генә яшькә олырак. Тар гына сукмактан ул чананы көч-хәл белән тартып барды. Ерак әбиләр йортыннан берәү урамга чыгып, су түгеп кереп китте. Су түккән кеше әбием булган. Ул өйләренә кергән дә: “Карагыз әле тәрәзәдән урамга, мондый ата буранда кайсы хайваны чыгарган балаларын? Әйбәт хуҗа этен дә чыгармый”, - дигән. Шул сүзне әйтеп бетерүе булган, без икәүләшеп өйгә килеп кергәнбез. Төгәл генә әйтә алмыйм, миңа 4-5 яшьләр булгандыр. Әбиемнең күзләре маңгаена менгән. Сүзсез калган. Дәдәм мине чишендерә башлагач, ерак әбием телгә килгән:
- Өегездән кудылармы әллә, шундый буранда нишләп йөрисез? – диде. Урамнан кергәч, әйткән сүзләрен әбием безгә тагын кабатлап әйтеп күрсәтте. Без барыбыз да көлештек. Әбием ул чагында эремчек пәрәмәче белән чәй эчергәнен әле дә хәтерлим. Шул пәрәмәчнең тәме әле дә авызымда кебек."

 

Алга

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев