Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Канатларны каерды язмыш»: Римма Никитина фаҗигале төстә үлгән дусларын искә ала

Җырчы өч ел элек юл фаҗигасенә очрап, якты дөньядан киткән дус кызларына багышлап җыр башкара

Римма Никитина өч ел элек юл-транспорт һәлакәтендә вафат булган дус кызларына багышлап җыр яздырган.

Хушлашмыйча да…

Китеп бардыгыз, кызларым.

Нигә ашкындыгыз соң?

Сез минем күз нурларым.

Балаларыгыз үзәк өзеп,

Сыкрап елыйлар…

Әни, китмә, әни, бәгърем,

Ач күзеңне, кайт, диләр.

«Өченче язымны сездән башка каршылыйм, кызларым… Канатларны каерды язмыш», — дип яза ул инстаграмга.

«Авыр туфраклары җиңел булсын», «Коточкыч авария. Балалары бик кызганыч», «Якын кешеләреңә багышланганга бигрәк йөрәккә үткәреп башкарасың», — дип комментарийлар калдырганнар әлеге пост астында.

2018 елның 16 апрелендә Римма Никитина иң якын ике дус кызын югалтты. Римма ул көнне Чүпрәледә концерт куя. Иптәш кызлары Энҗе Сәлахова белән Наилә Ишморатованың үзе янына — Чүпрәлегә юл тотканнарын белми. Алар Риммага сюрприз ясарга телиләр. Чәчәк бәйләмнәре алып, ашкынып барганда, юл фаҗигасенә юлыгалар. Бу вакыйга килеп чыгуда Римманы гаепләүчеләр дә була.

Кызларның икесенең дә икешәр баласы ятим кала. 

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев