Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кадердә әдәбият һәм туган якка мәдхия укыдылар

Узган атнада Кадер китапханәсендә халкыбызның күңел бизәкләре барланды һәм китап-басмалар зурланды

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында  район китапханәләрендә  “Әдәбият һәм туган җир” китап бәйрәме - урам фестивале уза.

Аның кысаларында чаралар Сарсаз-Багражда, Суык-Чишмәдә узды инде. Соңгысында чуваш китабына мәдхия укылды. Узган атнада аның чираттагысы Кадер китапханәсендә үтте. Биредә халкыбызның күңел бизәкләре барланды һәм китап-басмалар зурланды.  Аны Кадер, Дүрт-Мунча, Куш-Елга, Түбән Биш авыллары китапханәчеләре Гөлфия Сөләйманова, Лариса Кузнецова, Роза Әхмәтҗанова,  Румия Зарипова һәм әлеге авыллар мәдәният хезмәткәрләре бергәләп оештырды.

                                       Күргәзмә күрмәгәнне күрсәтә

 Кадер чишмәсе тирән лә,

Ак чиләгем күмелде.

Килгән кунаклар үтегез,

Безнең яклар күңелле!

Чара мәдәният йорты биләмәсендә оештырылып, әлеге җыр белән башланды. Бирегә  шактый авыл халкы җыелды. Фестивальдә йола-гадәтләр, китап күргәзмәләре, кул эшләре, милли ризыклар тантана итте, туган якка мәдхия укылды. Әлеге төбәктә борын-борыннан кул эше осталары яшәгән. Биредә халык  татар халкының төрле орнаментлары белән эшләнгән китап тартмалары, кәгазьдән бөтереп ясалган кул эшләре  күргәзмәсе эшләде. Күргәзмәдәге басмалар  нинди генә материаллар белән  тышланмаган! Бу көнне кәгазьдән төрле әйберләр үреп ясаучы Миләүшә Закирова эшенә,  китап-басмаларга аерым игътибар бирелде. Тапкырлап чигү үрнәкләре, Раиф Шәймәрдановның табигый материаллардан эшләнгән картиналары, бизәкле тәлинкәләр күргәзмәсе  фестиваль бизәге булды. Кадер мәктәбе укучыларының “Әбием сандыгы” чыгышы тамашачыларны үз янына җыйды. Сандыкта нинди генә кул эшләре юк иде.

                                         Тукай - безнең күңелләрдә

Тукай һәм туган тел! Аларны бер-берсеннән аерып булмый. Кем генә Тукай әкиятләре, шигырьләрен яратмый икән! Чарада  бөек әдибебез Габдулла Тукайның тууына 135  ел тулу уңаеннан аның иҗатына киң урын бирелде. Бу уңайдан биредә кызыклы күргәзмәләр оештырылган иде. Язучының “Шүрәле”се, “Су ана”сы әкиятләре сәхнәләштерелде, шигырьләре укылды, җырлары башкарылды.

                                         Менә ичмаса йола-уеннар!
Халкыбыз китап та укыган, эшләгән дә, күңелле итеп ял да итә белгән. Элек-электән кич белән болын, су буйларында, аулак өйләрдә җырлы уеннар уйналган. Кадерлеләр бу көнне керәшен халкының «Капка төбендә кичке уен»ын  тәкъдим итте. Җырлы-биюле күренеш һәркем күңеленә хуш килде. Кушъелгалылар исә татар халкының “Кот кою” йоласын бөтен аһәңе белән бирә алды. Гаиләдә зур сөенеч - бала туа. Элек яңа туган баласы булган йортта куркудан кот кою йоласы үткәрелгән. Бу бала иминлеге, исәнлеген күз уңында тотып уздырылган. Әлеге йоланы  элекке мәдәният хезмәткәре, хәзер дә актив Ралия Әхмәдуллина олысы-кечесен җыйнап, оста итеп ачып бирә алды. Анда җыр да җырлана, йола да үтәлә, үзгә милли ризыклар да тәкъдим ителә.

                                                    Иҗат итүгә чикләр юк   
“Ачык марафон” бәйгесе бәйрәмне җанландырып җибәрде.

-  Сәнгать дөньясында үз исемнәрен танытырга һәм тәҗрибә тупларга теләүчеләр өчен искиткеч мөмкинлек ачылды:  бʏгенге бәйрәмебезнеӊ максаты- матурлыгы, артистлык осталыгы һәм серлелеге буенча һич кенә дә калышмаучы  талантларны барлау бит, - ди Гөлфия Сөләйманова.

Авыл халкы микрофонга туган як турындагы үз шигырьләрен укыдылар. Әлеге төбәк җирле шагыйрләргә бай. Гөлсем Мирзыянова, Әнисә Аверьянова, Раилә Әхмәдуллина һәм башкалар үз иҗат җимешләрен укыды. Назыйм Минһаҗевнең үзе язган Әмир Сөләймановның “Мин ышанам таңнарга”,   Кәрим  Шакировның “Туган як”,  Салават Шәрәфиевнең Туган авыл”, Адель Бояровның “Туган як”  җырлары күңелләргә хуш килде.
Фестивальдә этнографик, хәзерге татар киемнәре дә тәкъдим ителде, халыклар бердәмлеге дә кызыл җеп булып сузылып барды. Татар, рус, башкорт, үзбәк киемнәреннән булган үзешчәннәр мәйдан тутырып биеде.

- Җырлар, шигырьләр, йола-гадәтләр, ризыклар, милли киемнәр  - болар барысы да галиҗәнап китаптан алынган. Китап эшләгән чакта ярдәмче, ял иткәндә  иптәш,  киңәшче,  дуслашкан кеше өчен ышанычлы дус та, -диде үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре  директоры Сәрия Батыршина, чараны йомгаклап. Мондый китап бәйрәме башка авыл китапханәләрендә дә оештырылачак.

Рәзимә Кашапова, "Зәй офыклары"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев