Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Җәкәү җортында чистайлылар айлыгы башланды - видео

Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк тарафыннан оештырылган “Җакын дуслар җыелышкач” проектын март аенда Чистай ягы керәшеннәре дәвам иттерә

Интернет киңлекләрен җакын итүчеләргә, Чистай ягы керәшеннәре турындагы мәгълүмат белән, Я.Емельянов исемендәге үзәкнең һәм, шулай ук, “Туганайлар” газетасының Istagram, ВКонтакте, YouTube каналындагы рәсми аккаунтларында танышырга мөмкин.

7 март “Челтер чишмә”дәге җирле шагыйрьләрнең иҗат кичәсе оештырылачак.

9 март Май чабу бәйрәме булачак.

10 март коймак пешерү буенча мастер-классны видео аша күрсәтәчәкләр.

11 мартта шагыйрә Елизавета Сидорованың иҗатына багышланган әдәби-музыкаль кичә оештырачаклар.

14 мартта Бахта авылы  керәшеннәренең Май чабу атнасына багышланган “Җырлап кына биеп безләр җөриек” бәйрәмен видео аша карарга була.

16 мартта  “Халкыбызның уеннары” сезне керәшеннәрнең традицион уеннары белән таныштырыр.

18 мартта Бахта авылы чиркәвенә “Тарих эзе монда саклана” дигән онлайн экскурсия көтә.

19 мартта, егетләрне армиягә озатуга багышлап, “Сау булыгыз туганнар” күренешен карый аласыз.

21 мартта “Бахта авылында – Питрау ухасы”н әзерләү серләренә видео аша өйрәтәчәкләр.

23 мартта РСФСРның һәм Татарстанның халык артисты Вера Минкинаның тормышына һәм иҗатына багышланган “Таныш булыгыз – күренекле якташлар” дигән әдәби-музыкаль кичәне видеодан карарга була.

26 мартта “Багалмам” керәшен ансамбле катнашында  – туй йолалары.

27 мартта  “Бахта – керәшеннәр җире” белән видео язма буенча таныштыру каралган.

28 мартта “Карендәш” халык фольклор ансамбле катнашында "Әйттерергә килгән без... Кыз алырга килгән без..." дигән туй йоласы күрсәтелә.

30 мартта Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә Чистай керәшеннәре культурасы айлыгын ябуга багышлап, “Безләр килдек сезне җаратып” дигән тантаналы концерт куелачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев