Изге суның сихәте
Хәбәрләр

Изге суның сихәте

Из­геләндерелгән су ел буена (аннан да күбрәк) бозылмый, кодрәтләрен югалтмый саклана. Бү­генге көнгә чаклы галим­нәрнең бу могҗизаны аңлата алганнары юк әле

Бәйрәмгә каршы көн (18 январь) — Ураза көне. Чиркәүләрдә бу көнне су изгеләндерәләр. Храмда су ел дәвамында да изгеләндерелә. Анысы – Кече изгеләндерү. Ул шулай дип атала. Тирә-яктагы зур сулыклар (елга, күл, кое) бәйрәм көнне (19 январь) изгеләндерелә. Монысы инде Бөек Изгеләндерү дип атала. Елга-күл өстенә зур бәке ясыйлар. Беренче чумылдырылулар Иордан елгасында бул­ган хөрмәткә, бу бәкеләр Иордан дип атала. Иордан янында келәү итеп, су изгеләндерелә. Бу көннең һәм изгеләндерелгән суның кодрәтләренә ышанган кешеләр, нинди генә суыклар булуга карамастан, Иорданда коеналар. Гадәт­тә, бу иң суык вакыт санала. Шуңа да карамастан, Иорданда кое­нучылар күп чирләреннән савыгалар. Бәйрәм көнне коену жазыклардан чиста­рыну булып та санала.

Из­геләндерелгән су ел буена (аннан да күбрәк) бозылмый, кодрәтләрен югалтмый саклана. Бү­генге көнгә чаклы галим­нәрнең бу могҗизаны аңлата алганнары юк әле. Күпләр – чирләрдән дәвалану, өйләрне изгеләндерү, кечкенә сабый­ларны коендыру өчен, изге суны җыеп калырга тырыша­лар. Изге суның тамчысы да кодрәтле. Шуңа күрә күпләп җыймаска да була. Кирәк чакта чиркәүдән дә алырга була. Күпләп җыеп куелган су кулланылып бетмичә, аны теләсә кая түгү – жазыклану, шуңа күрә кирәк кадәр генә алыгыз. Изге су иң кадерле урында – тәреләр янында сакланырга тиеш.

 

Фото: https://holiday-ledi.ru/kogda-nabirat-kreshhenskuyu-vodu-18-ili-19-yanvarya/


Нет комментариев