Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Информатика укытучысы Валентин Михайлов “Казанские учителя в онлайн” проектында катнашты

Проектның максаты - чыгарылыш класс укучыларын бердәм дәүләт имтиханына әзерләү

Казан шәһәре мәгариф идарәсе “Казанские учителя в онлайн” дип исемләнгән зур проект башлап җибәрде. Проектның максаты - чыгарылыш класс укучыларын бердәм дәүләт имтиханына әзерләү. Проектта экспертлар, төрле фән укытучылары катнаша. Бу - безнең өчен яңа юнәлеш. Туры эфирда вебинар үткәрү мәгариф идарәсе ярдәме белән чыга һәм ютуб каналында саклана. Туры эфир вакытында укытучыга төрле сораулар бирү һәм аларга тулы җавап алу мөмкинлеге тудырыла. Бу чыгарылыш класс укучылары өчен файдалы һәм кирәкле проект.

4 декабрь көнне әлеге проектта безнең карендәшебез, яшь, бик талантлы һәм актив егетебез, Совет районы 169нчы мәктәпнең информатика укытучысы Валентин Михайлов та катнашты. Ул укучыларга имтиханны компьютер ярдәмендә эшләү юнәлешләрен өйрәтте.

Билгеле булганча, 2021 елны чыгарылыш класс укучылары беренче тапкыр информатика фәне буенча имтиханны компьютер ярдәмендә тапшырачаклар.

Валентин Васильевич бик күп конкурсларда, конференцияләрдә, төрле экспериментларда актив катнаша, һәрвакыт яңалыкка омтыла. Аның эш нәтиҗәсе дә сөендерерлек. Үзе укыткан укучылары белән төрле дәрәҗәдәге олимпиада, ярышларда катнашып призлы урыннар яулый. Киләчәктә дә Валентин Васильевичка мәгариф өлкәсендә зур уңышлар теләп калабыз!


Светлана Борисова,  Казан шәһәре мәгариф идарәсенең методисты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

https://www.youtube.com/watch?v=krnN9VSXa-s&feature=youtu.be