Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Игәнә”нең яңа уңышы

Әлмәттә уздырылган фестивальдә Ләке авылының “Игәнә” ансамбле дә катнашты.

“Играй гармонь, звени частушка!” фестивале Татарстанның көньяк-көнчыгышындагы грамончыларны, такмак әйтүчеләрне һәм биючеләрне үзенә җыйган иде.

Сарман районындагы Ләке авылының “Игәнә” халык фольклор ансамбле фестивальдә керәшен такмакларын башкарды.

Бу фестивальдә өч конкурс оештырылды. Гармун уйнау, хореография һәм такмак әйтү конурсында катнашучылар призлы урын алу өчен ярыштылар.

Гармончылар сәхнәдә чыгыш ясаган чагында, читтәрәк аерым бер түгәрәктә такмаклар әйтү буенча ярыштылар. Түгәрәктәге ансамбльләр алып баручы әйткән темага бик тиз арада такмак әйтергә тиеш иде. Конкурс шарты буенча, җыр таба алмый тукталып калган ансамбльләр уеннан төшеп калырга тиеш булды.

Ләкенең “Игәнә” керәшен халык фольклор ансамбле “Частушки” номинациясендә өченче урынны алып, диплом һәм махсус сертификат белән бүләкләнде. Аларның бу уңышларында “Игәнә” җитәкчесе Райлә Асанова һәм авыл мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Римма Тимированың өлеше зур.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев