Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Гореф-гадәтләрне саклап

Тукай районы Борды авылы керәшеннәре йолаларны буыннан-буынга тапшыра. Шуларныӊ берсе – Нардуган бәйрәме

Керәшеннәрдә ел фасылларына караган, табигать күренешләренә бәйле рәвештә үткәрелә торган йолалар, гореф-гадәтләр бик кызыклы. Кызганычка каршы, ул борынгы йолалар һәм җырулар хәзерге вакытта сирәк-мирәк авылларда гына сакланып калган.

Тукай районы Борды авылы керәшеннәре йолаларны буыннан-буынга тапшыра. Шуларныӊ берсе – Нардуган бәйрәме. Ул Рождество бәйрәменнән Качману көненә кадәр дәвам итә.

16 январь көнне Бордыныӊ Кәҗә тау урамында шушы бәйрәм гөрләп үтте. Георгий белән Юлия Утяшовлар, Виталий белән Лилия Мансуровларныӊ гаиләләре үзләренеӊ капка төпләрендә бәйрәмне бик тә кызыклы, бай эчтәлекле, гореф-гадәтләргә туры китереп оештырдылар. Бәйрәм чыннан да бик шәп булды! Урамыбыз дәртле музыка, җыр-биюдән, уен-көлкедән, шат авазлардан гөрләп торды. Яше-карты, бала-чагасы рәхәтләнеп ял итте. Бәйрәмебезнеӊ асылына туры китереп, һәр кеше Нардуган булып киенеп килде. Араларында кемнәр генә юк иде. Шулай да, быелгы елныӊ символы үгез булып киенгән егетләр бигрәк тә шәп күренде.

Бәйрәм керәшен җырлары белән түгәрәк уеннан башланып китте. Йөзек салу, итек ату, капчык белән сугышу, аркан тартышу, камыт киеп йөгерү һәм башка бик кызыклы уеннарда һәр кеше актив булды. Кыш бабай белән Кар кызы да бәйрәмебезне котларга килде. Бәйрәмне ишетеп, авылыбызныӊ башка урамнарыннан да кунаклар күп җыелды.  Бәйрәм дәвамында урамда кайнар коймак пешеп торды, самовардан кайнар чәй өзелмәде. Күпләребезнеӊ балачак хыялы булган ат белән урам әйләнүләр дә күӊелләрдә озак сакланыр.

Бу бәйрәмне оештыручыларныӊ һәркайсына исәнлек-саулык, күӊел тынычлыгы телибез. Рәхмәтебез чиксез зур! Алдагы елларда да урамыбызда бу бәйрәмне үткәрү, матур йолага әйләнер дигән өметтә калабыз.

 

 Язманы Елена Андреевна Маслова һәм  Алена Дусманова әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев