Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Гөмбәле пылау пешерү ЫСУЛЫ

Кирәк булачак: 300 г дөге, 350 г шампиньон гөмбәсе, 1 кызыл борыч, 2 зур кишер, 2 баш суган, 4 тырнак сарымсак, пылау өчен кирәкле тәмләткечләр

Эш тәртибе:

Дөгене яхшылап юабыз. Гөмбәне яхшылап юып, эре итеп турыйбыз. Суганны – ярымбоҗралап, кишер белән кызыл борычны саламлап турыйбыз. Сарымсакны юка телемнәргә кисәбез. Иң элек табада гөмбәне кыздырып алабыз. Калган майда алтынсу төскә кергәнче суганны кыздырабыз. Шуның өстенә кишер салып, бер-ике минут кыздырабыз. Алга таба шунда ук кызыл борыч, сарымсак салып, тагын бераз кыздырып алабыз. Кызган яшелчәләр өстенә кыздырылган гөмбә салып, бер-ике минут томалап пешерәбез. Алга таба дөге салып, тоз, борыч, тәмләткечләр өстибез. Дөгенең өсте күмелерлек итеп кайнар су салып кайнатып чыгарабыз да утны кысып куябыз. Шул килеш тагын 15–20 минут пешерәбез. Пешеп чыккан пылауны 5 минут парландырып торабыз.

 

Чыганак

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев