Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Гөл үстерүче Галина Һадиева: Бу – минем уйнап кына башлаган эшем

Балтач районының Чепья авылында яшәүче Галина Һадиева 200дән артык төр яран гөл үстерә. Матур гөлләр үстерү серләрен ул безгә дә сөйләде

– Бу – минем уйнап кына башлаган эшем. Яран гөлләр, миләүшә, фуксия чәчәкләрем бар иде. Мавыгып китеп, шөгыльләнә башладым. Гөлләрне башта төрле сортлар сатып алып, соңыннан булганнарын үрчетә башладым, – ди Галина ханым.

Әле әллә ни озак шөгыльләнмәсә дә, 200–250ләп төр яраны, 30–40лап төр фуксиясе бар аның. Хәзер куаклылар, бака гөлен (бегония), глоксиния, миләүшә, петуния, калибрахоа кебек гөлләрне дә бик яратып үстерә ул.

Гөлләрне үстерүнең төп сере – ярату, ди уңган хуҗабикә. Яратып, төпченеп, нечкәлекләрен өйрәнеп эшләгәндә генә, гөл шаулап үсәчәк.

Галина ханым  гөлләрне ун көнгә бер тукландырып торырга кирәклеген искәртә. Үзе «Здравень», «Фертика» дигән ашламалар куллана. Шулай ук авырулардан профилактика ясый, көненә ике тапкыр су сибә.

– Яраннарны ботактан гына үрчетәм. Ботагын кисеп алам да, тамырландырып,  утыртып куям. Эустома – бик матур гөл. Аны, гадәттә, орлыктан алып, зурайтып, чүлмәкләргә утырталар. Ботактан да үрчетеп була. Әле бу төр гөлне үземә яңа ачтым. Нәтиҗәсен вакыт күрсәтер, – ди Галина ханым.

Гөлләр өчен туфракның яхшысын сайлау да мөһим. Ул үзе «Агробалт» балчыгын куллана икән. Бакчачының планнары зурдан. Тагын да күбрәк петунияләр үстерергә, тагын бер теплица булдырырга ниятли.

– Бакчачыларга дәүләт ярдәме программалары булса, яхшы булыр иде. Мин моны эш төсле дә күрмим, чәчәк үстерү җанга рәхәтлек бирә. Гөлләр тырышларны ярата, ялкауларны сөйми, – дип шаярта ул. Һәрбер бакчачы аптечкасында бактерияләрдән «Фитоспорин», «Фитоверм», «Актара», бөҗәкләрдән «Гром», «Топас» кебек препаратлар булырга тиешлеген әйтте ул.

Гөлләр үстерү буенча Галина Һадиева киңәшләре

  1. Яран гөлнең ботагын үткен пычак белән кисеп алып, стакандагы суга салып куябыз.
  2. Тамырлары күренә башлагач, 0,2 литрлы стаканга утыртабыз.
  3. Фитоспоринлы су сибәбез.
  4. Тамырлары стаканны тутыра башлагач, зуррак чүлмәккә күчереп утыртабыз.
  5. Берничә көннән тукландырабыз (мин «Здравень для комнатных цветов» дигәнен кулланам).

Шушы ук ысул белән бегонияләрне дә үрчетеп була. Суга ботакны салганда бер төймә активлаштырылган күмер салсагыз да яхшы. Ул ботакны черүдән саклый.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев