Алабуга районының Олы Елау авылында бәрәңге җирен сукалау вакыты
Узган гасырның сиксәненче еллары азагында төшерелгән һәм Надежда Ачинцевада сакланган бу фотода – Алабуга районының Олы Елау авылында бәрәңге җирен сукалау вакыты. Сукага җигелгән ат артында Архангел Михаил чиркәве күренә.
Кадерле укучыларыбыз! Сездән дә шундый ретро фотосурәтләр көтеп калабыз. Фотоларны редакциябезгә җибәрсәгез, газетада бастырырбыз, сайтыбызга, социаль челтәрләрдәге группаларыбызга урнаштырырбыз. Фотоларны tuganaylar@yandex.ru электрон почтасына, 89172509795, 89172803499 номерларына (Ватсап аша) юллавыгызны көтәбез.
Нет комментариев