Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Фотоларда керәшен тарихы - Олы Арташ керәшеннәре

Узган ел, ТАССР төзелүгә 100 ел тулу уңаеннан, үзебезнең “Туганайлар” газетасындагы “Гасыр җөзе” дигән махсус рубрикада керәшеннәрнең элекке тормышын, көнкүрешен чагылдырган фотолардан архив туплый башлаган идек

Карендәшләребез үзләренең гаилә альбомнарыннан этнографик һәм тарихи фотоларны ел дәвамында безнең редакция почтасына юлладылар. Алар арасында аерым бер кешеләрнең сурәтләре генә түгел, ә авыл күренешләре, иман йортлары һәм башка фотолар да бар иде. Газета укучыларыбызның теләге һәм үтенече буенча, быел да әлеге эшне дәвам итәргә булдык.

Бүгенге көндә инде ерак үткәннәр истәлеге генә булып калган узган гасыр фотоларының үз тарихыбызны барлауда әһәмияте зур. Тарихын белмәгән халыкның киләчәге юк, диләр бит.

Чираттагы фоторәсемне Мамадыш районының Новый поселогында яшәүче Раиса Емельянова җибәрде.

“Икенче рәттә сулдан беренче – безнең әбиебез Анна Фомина (1917 елгы), беренче рәттә – аның энесе Семён (1919 елгы), сеңлесе Мария (1923 елгы), әбинең әти-әнисе Григорий Игнатьевич Игнатьев (1889 елгы) һәм Татьяна Николаевна (1888 елгы). Бу фото Мамадыш районының Олы Арташ авылында 1930 елларда төшерелгән”, – дип язган Раиса Емельянова.

 

Кадерле укучыларыбыз! Сездән дә шундый фотосурәтләр көтеп калабыз. Фотоларны редакциябезгә җибәрсәгез, газетада бастырырбыз, сайтыбызга, социаль челтәрләрдәге группаларыбызга урнаштырырбыз.

Фотоларны tuganaylar@yandex.ru электрон почтасына, 89172509795, 89172803499 номерларына (Ватсап аша) юллавыгызны көтәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев