Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Фитотерапевт Фирая ЗАХАРОВА сырганакның файдасы турында сөйләде

Сырганак иммун системасын ныгыта, ялкынсынулар белән көрәшә, токсин-шлакларны чыгара, метаболизмны яхшырта

— Сырганак нинди чирләрдән сихәт бирә?
— Сырганак — бик көчле куак. Яфраклары кышка кадәр череми, аларны хәзер дә җыярга мөмкин. Ул бөтен чирдән дәва. Ир-ат авырулары булганда, ашказаны авыртканда, иммун системасын ныгыту өчен кулланырга мөмкин. Сырганак җимешен кайбер авырулар күзәтелгәндә саклык белән эчәргә кирәк булса, яфрагы, кайрысы очрагында чикләүләр юк. Шуңа да аның артык ботакларын кисеп ташларга ашыкмагыз. Аларны шул килеш элеп киптерергә мөмкин. Кыш көне юан булмаган ботакларын бакча кайчысы белән турап, яфракларын да салып, чәй әзерләү яхшы. Шуңа туңдыргычтагы җимешен дә өстәсәң, искиткеч эчемлек булачак. Зуррак ботакларның кайрысын алырга киңәш итәм, аның да файдасы күп. Сырганак җимешен ашказаны әчелеге югары булганнарга саклык белән кулланырга кирәк.
Сырганак иммун системасын ныгыта, ялкынсынулар белән көрәшә, токсин-шлакларны чыгара, метаболизмны яхшырта, хатын-кыз авыруларын, яман шешне кисәтә, нерв системасын тынычландыра.

 

Ирек мәйданы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев