Февраль аенда өстәмә ял көне булачак
Хәбәрләр

Февраль аенда өстәмә ял көне булачак

Бәйрәм көне алдыннан килгән эш көне яки сменаның дәвамлылыгы бер сәгатькә киметелә

23 февраль - ял көне булачак. Бу турыда Татарстанның Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 112 нче маддәсе нигезендә 23 февраль – Ватанны саклаучылар көне – эшләми торган бәйрәм көн булып санала.

Эшләми торган бәйрәм көне алдыннан килгән эш көне яки сменаның дәвамлылыгы бер сәгатькә киметелә (РФ Хезмәт кодексының 95 нче маддәсенең 1 нче өлеше).

Шулай итеп, 23 февраль ял көне булачак. 22 февральдә эш көне озынлыгы бер сәгатькә кыскара.

Фото: pixabay.com


Нет комментариев