Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Федор Андриянов: 70 ләп гармун төзәттем

Сарманда гомер итүче Федор Андрияновның өендә 40 гармун бар. Ул аларның һәркайсын диярлек үз кулы белән җыйган! Арада ике рәтлеләре, баян, тальян, хромка, хәтта йөз еллык гармун да бар. Һәркайсының үз тарихы, ди коллекционер

Федор Андрияновка 73 яшь. Ул тумышы белән Сарман районы Ләке авылыннан. Һөнәре буенча инженер.  40 ел “Сельхозтехника” оешмасында идарәче булып эшләгән, Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре. Хатыны Маһирә ханым белән гаилә коруларына 3 гыйнварда 50 ел тулган. Ике бала тәрбияләп үстергәннәр. Уллары Риф әтисе һөнәрен сайлаган, кызлары Лилия балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. Икесе дә гаиләләре белән Сарманда төпләнгән.

— Бертуган абыем Григорий бик оста гармунчы иде, аннан күреп, V сыйныфта укыганда, мин дә уйнарга өйрәндем, — дип искә алды Федор Николаевич. — Гомумән, без үскәндә авылда гармун күрекләрен тартмаган кеше сирәк иде, бу модага мин дә иярдем. Керәшен халкында бәйрәмнәр күп, бер мәҗлес тә гармуннан башка узмый иде. Ләкин Казанга укырга киткәч, бу шөгыль онытылды. Институтны тәмамлагач, гармуннар төзәтәчәкмен, дидем. Эшкә керешкәнче, беренче хезмәт хакына биш рәтле немец баяны сатып алдым. Әмма авыл хуҗалыгында көне-төне көч кую сәбәпле, яшьлек хыялым тагын кичектерелде. Лаеклы ялга чыккач кына бу эшкә алындым.

Интернеттан карап, китаплардан укып, гармун төзелешен, телләрен өйрәндем. Гармун телен дөрес итеп тезәр өчен нота белү дә мөһим. Юкса яңгырашы дөрес булмый. Үзем төзәткән гармун белән 2,5 миллион сумлык гармунның тавышын чагыштырып карадым, минекенә тәңгәл килә.

Татарстанның төрле районнарыннан иске гармуннар таптым. Иң беренче булып бик нык беткән, тузанга баткан (андыйны теш щеткасы белән чистартам, ялтырап кала), күгәргән гармунны төзекләндердем. Әйбәт тавыш чыгара торган уен коралы дәрәҗәсенә җиткердем. Бу сәләтемне күреп, кешеләр дә иске гармуннарын китерә башлады. Барлыгы 70 ләпне төзәткәнмендер.

Федор әфәнде бу эшне ихластан, бушка башкара. Үз гармуннарын сатмый. Чөнки максаты акча эшләү түгел.

— Гармунның бер детале күгәрсә, аны чистартырга ярамый, югыйсә уен коралының тавышы үзгәрәчәк. Бу очракта башка гармуннарның детальләрен кушып төзекләндерергә мөмкин, — дип аңлатты ул. — Тик кирәкле гармун моделен табу җиңел түгел. Детальләрне Италиядән кайтартам.

Федор Николаевичның хатыны Маһирә ханым гармун дип янып тормаса да, иренә ярдәм итеп яши.

— Иремә гармун җене кагылган, — диде ул, елмаеп. — Аларны иртәнге сәгать

4 тә торып төзәтә. Ничек сабырлыгы җитә, дип шаккатам. Кулга алмаслык, искергән гармуннарны уйнарлык хәлгә китерә.

— Бер гармунны төзәтергә күпме вакыт кирәк? — дип сорадым Федор әфәндедән.

— 10 көн, — дип җавап кайтарды ул.

…Кызганыч, авыллардан гармун моңы әкренләп китеп бара. Тальян көйләренә җырлап үскән буын олыгая. Шулай да бүген махсус мәктәпләргә, курсларга йөреп, әлеге һөнәрне үзләштерергә теләүче яшьләр бар. Чөнки гармун хәзер ашата да. Элек мәҗлесләрдә бушка уйнасалар, бүген яхшы гына акча эшлиләр.

Федор Николаевичның экспонатлары йортка ямь биреп, өйне моң белән баета. Аның яраткан шөгыленнән аерылырга исәбе юк. Алга таба да төрле гармуннар җыеп, аларга яңадан җан өрергә хыялланып яши.

 

Эльмира СӘЛАХОВА

Ирек Мәйданы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев