Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Эшче һөнәр ияләрен «Блогер.Татар» бәйгесендә катнашырга чакыралар

«Блогер. Татар» бәйгесендә җиңгән һөнәрчеләр 20 мең сум отачак

Татарстанда "Блогер.Татар" республикакүләм һөнәри блогерлар бәйгесе игълан ителә.

«Блогер.Татар»ның приз фонды 200 мең сум. Барлыгы ун җиңүче сайланачак, бишесе иҗади һәм бишесе эшче һөнәр ияләре. Ягъни Һәр җиңүчегә бүләккә 20 мең сум биреләчәк. «Матбугат.ру» порталының хуҗасы һәм бәйгене оештыручы Данил Сәфәров эшче һөнәр ияләрен курыкмыйча әлеге бәйгедә катнашырга чакырды.

Ул гаризалар 10 февральгә хәтле кабул ителсә дә, хәзер блог алып бара башлау соң түгел икәнен аңлатты. «Әгәр дә аның 100-200 язылучысы булып, ул блогын бик кызык алып бара һәм аның потенциалы зур икән, ул җиңәргә мөмкин», — диде бәйгенең оештыручысы.

Матбугат конференциясендә әйтелгәнчә, жюрида биш кеше булачак. Аккаунтларны аш-су блогеры Рафилә Шәмсетдинова, беренче татар блогеры Ринат Галиәхмәтов, блогер һәм журналист Гөлназ Сәфәрова, видеоблогер Фагыйлә Шакирова һәм тракторчы-блогер Василий Иванов бәяләячәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев