Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Җеннәр бар ул!

1982 нче еллар иде бу...

Миңа ул вакытта 17яшьләр тирәсе булгандыр. Иптәш кызларыма кунакка баргач булды бу хәл. Уйнап аргач, тезелешеп, түр якка идәнгә йокларга яттык, аларның әти-әниләре каядыр кунакка киткәннәр иде. Алар –биш кыз һәм мин.

Бервакыт ниндидер тавышка уянып киттем. Алгы якта мич төбен кисәү агачы белән күмер тарткан кебек дөбер-шатыр китереп кыра башладылар. Селкенергә дә куркып ятам, янымдагы кызлар, берни сизми, йоклыйлар.

Кемдер кисәү агачын аралыкка ыргыта да, алып, мич төбен тагын кыра башлый. Бу хәл унбиш минутлап дәвам итте. Мин бик озак йоклый алмый яттым. Ул вакытта бу хәлне иптәш кызыма сөйләмәдем. Шулай да күп еллар үткәч аны очраткач, бу вакыйга хакында әйткән идем, ул: «Әйе, безнең өйдә җен бар дип сөйлиләр иде», – дип куйды.

Тагын бер вакыйга бер бүлмәле фатирдан ике бүлмәлегә күчкәч булды. Мин йокы бүлмәсендә, балалар икенче бүлмәдә йоклый идек. Бервакыт саташа башладым, уяна да алмыйм, күкрәк өстенә авыр әйбер бастырып куйган кебек. Шулчак өлкәннәрнең мондый очракта сүгенергә кирәк дигәннәрен исемә төшердем дә, сүгенеп, теге нәрсәне ике кулым белән күкрәк турысыннан этеп җибәрдем дә, торып утырдым. Ул арада песидән зуррак, көрән төстәге, йоннары тузгып торган, озын койрыклы бу әйбер бүлмәдән чыгып югалды. Мин нишләптер артык нык курыкмадым, йөрәк кенә дөп-дөп тибә иде. Дога китабын мендәр астына куеп, бисмилламны әйтеп, йокларга яттым. Яңа фатирыбызга дога укыткач, Аллага шөкер, андый хәл кабатланмады.


Мария.
Мамадыш

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X