Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Еленаның әле чәчәк кебек чаклары

“Гөргөри кияүләре+” музыкаль тамашасында Палый түти ролен башкарган артистка Елена Григорьеваның узган ел азагында гомер бәйрәме булды. “Бәрмәнчек” дәүләт фольклор ансамбле солисты Елена белән очрашып, аның 50 яшьлек юбилее, тормышы, иҗаты һәм уй-хыяллары турында эчкерсез әңгәмә кордык

– Елена Михайловна, сөйләшүне балачакны искә төшерүдән башлап китик әле.

– Мин 1970 елның 17 декабрендә Мамадыш районының Владимир авылындагы гап-гади колхозчылар гаиләсендә дөньяга килгәнмен. Балачагым һәм үсмер елларым шул авылда үтте. Кечкенәдән үк уку, спорт, музыка  өлкәсендә сәләтле идем. Авылда һәм мәктәптә оештырылган бер генә чара да минем катнашудан башка үтмәде. Өстәвенә, мәктәбебездә берничә ел дружина советы председателе булып тордым. 10 класс тәмамлауга, авылдашым, күпкырлы талант иясе Георгий Ибушев булышлыгы белән, Казан дәүләт мәдәният институтына укырга кердем.

– Димәк, балачак хыялыгыз тормышка ашты?

– Балачакта хыялларым күп иде, анысы. Зуррак классларда чакта, чыннан да, укуымны театр юнәлеше буенча дәвам итү теләге белән яндым. Гәрчә, безнең “Бәрмәнчек” ансамбле театр белән бәйле булмаса да, хыялым тормышка ашты дип икеләнмичә әйтә алам. Әле “Гөргөри кияүләре+”  тамашасына кадәр дә сәхнәгә чыга идем. Мәсәлән, Питрауга багышланган тамашада – Чибәр түти роле, аннары күп кенә әсәрләрдә әби рольләрен башкардым. Шулай ук, Кариев исемендәге яшь тамашачылар театрына да еш чакыралар. Гадәттә, анда башка артистлар белән бергә сәхнәгә чыгам, тик роль башкармыйм, ә тамашаларда курайда уйныйм. Шулай итеп, балачак хыялым әкрен генә тормышка ашып бара. Теләкне дөрес итеп теләргә генә кирәк!

– “Бәрмәнчек” коллективы, тулаем алганда, яшьләрдән тора. Сез алар өчен кем: остазмы, әллә яшьләр белән бер дулкында тирбәлүче дусмы?

– Дөрес, безнең коллективта эшләүчеләрнең күпчелеге миннән яшьрәкләр. Баштарак төрле фикерләр дә булмады түгел инде, начар сүзләрне дә җиткергәләделәр.  Ләкин һәр кешенең үз урыны бар – һәрберебезнең таланты үзе белән, алар барысы да үз урынында кулланыла. Мисал өчен, мин булмасам, әби булып яшьләр ничек уйнар иде  икән?! Бәлки, начаррак, ә бәлки, киресенчә, яхшырак – белеп булмый бит. Гомумән, безнең коллектив урталыктан бара. Ниндидер катгый бүленеш юк, ахыр чиктә, бөтенебез дә уртак эш башкарабыз. Кирәк чакта, мин яшьләрдән үрнәк алам, икенче вакытта исә аларга киңәшләремне  бирәм.

–  "Гөргөри кияүләре+" музыкаль тамашасындагы  Палый тути  образы сезгә ни дәрәҗәдә туры килә?

– Бу образ миңа тулысынча туры киләдер. Кечкенәдән үк керәшен әбиләрен, олы кешеләрнең ничек сөйләшкәннәрен, җырлаганнарын тыңларга ярата идем. Булдыра алганча, аларны Палый түти образына кертергә тырыштым да инде. Мин, мөгаен, картайгач, шундый әби кебек булырмын дип уйлыйм. Тик Палый шикелле чукрак булмам, анысы, ә шулай да бик матур керәшен әбисе булыр идем мин!

– Шулкадәр керәшен җанлы булуыгыз сезгә әти-әниегездән күчкәндер инде?

– Әйе, минем әтием Михаил белән әнием Федора – икесе дә керәшеннәр. Чеп-чи керәшен авылында үстем, тамырларымны бик яратам. Гомумән, безнең керәшеннәр –эчкерсез, бик эшчән, тырыш халык. Ничә гасырлардан бирле әби-бабайларыбыздан килгән мирасыбызны саклый алсак иде...

–  “45 яшьтә  хатын-кыз җиләк кебек”, диләр, ә 50 яшьтә?

– Чәчәк кебек!  50 яшь ул – тормышның тәмен белеп, аңлап эш итә торган вакыт. Яши-яши аңлыйм, 12 ел элек ансамбльгә килгәндә, ничектер, әле мин җиңелчәрәк уйлый идем. Хәзер исә, төптәнрәк уйлыйм, фикерләрем дә акыллырак.  50 яшь ул “түшәмгә җиттем” дигән сүз түгел. Чынлыкта, тормышыңны дөрес итеп алып бара башлау чоры гына. Хәзер нәкъ менә тормышның ямен белеп яши торган чагым.

– Матур булып калу өчен сездән биш “лайфхак”.

–  Беренчесе, матур булып калу өчен кешенең эчке дөньясы матур булырга тиеш. Көн саен иртән торгач, көзгегә карап, үз-үзегезгә: “Мин матур!” –  дип әйтергә онытмагыз. Икенчесе, “эш күп, вакыт юк”, дигән сылтау тапмаска, үзеңне һәрвакыт  карарга кирәк. Өченчесе, һәрвакыт елмаеп йөрегез. Эчегездә булган шомнарны тышка чыгармагыз. Әнием гел ерак бабакай сүзләрен кабатлый иде: “Авызыгызда кара кан булса да, төкермәгез. Никадәр авыр булса да, тышка чыгармагыз”. Дүртенчесе, бит-кыяфәт кенә түгел, кешене кием дә бизи. “Модный” кием түгел, үзегезгә килешкәнен киегез. Бишенчесе, саф һавада йөрү, су коену, шулай ук, кешене яшәртә, матурлата.

– Могҗизалы Яңа ел төнендә үзегезгә нәрсә теләдегез?

– Әлбәттә, үземә саулык, яраткан эшемдә күп елларга җитәрлек дәрт-көч һәм җан тынычлыгы теләдем. Гаиләмдә тынычлык булсын, барысы да исән-сау булсыннар. Улым зур уңышларга ирешсен иде. Гомумән, илдә тынычлык булсын, концертлар вакытында заллар тулып торсын!

 

Әңгәмәне Олеся ДМИТРИЕВА язып алды.

Фотода: Елена Григорьева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев