Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Дүсмәт авылында капиталь ремонттан соң мәдәният йорты ачылды - фото

23 август көнне Мамадыш районы Дүсмәт авылында, капиталь ремонттан соң, мәдәният йортын ачу тантанасы узды.

Чарада район башлыгы Анатолий Иванов, мәдәният бүлеге җитәкчесе Степан Спиридонов, авыл җирлеге башлыгы Олег Павлов һәм авыл халкы катнашты. 
Ремонт Татарстан Президентының авыл клублары программасы нигезендә тормышка ашырылды. 
Административ үзәктә 29 ел ремонт ясалмаган булган. Яңартылган бина җирле күпфункцияле үзәк булып тора, чөнки ул берничә объектны үз эченә ала: авыл җирлеге, мәдәният йорты, почта һәм китапханә. Янартылган объектны авыл халкы зур туземсезлек белән көтеп алган, чөнки ул берничә буын очрашу урыны булып тора. 
Тантана барышында район башлыгы, авылдашларны шатлыклы вакыйга белән котлап, мәдәният йорты директоры Мария Петровага Рәхмәт хаты тапшырды. 
Авылдашлар исеменнән чыгыш ясаган Елизавета Исакова Анатолий Иванов белән Степан Спиридоновка рәхмәт белдерде. Клубта ике фольклор коллектив – «Тәңкәләр» балалар, «Җиңгәчәйләр» ансамбльләре һәм театр сөючеләр түгәрәге эшләп килуе турында да искәртте ул. 
Сүз уңаеннан, Кайбыч районы Хозесан авылы клубында да зур төзекләндерү эшләре узды. Менделеевск районы Иске Гришкин авылы мәдәният йорты, ремонттан соң, «Керәшен үзәге» булып ачылачак. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X