Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Чистайларга барасылар бар икән!

Түбән Кама керәшен мәдәни этнографик җәмгыяте уздырган «И керәшенем, асыл бизәгем...» бәйрәмендә Чистайдан килгән кунаклар да катнашты. Чара Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан үткәрелде

Түбән Кама керәшеннәре бөтен нәрсәне зурлап, тәмләп уздыра. Менә бу бәйрәмне дә Халыклар Дуслыгы йорты-ның актлар залында түгел, ә,гадәттәгечә, фойеда оештырды. Чөнки «Сүрәкә», «Баш Чишмә» һәм башка ансамбльләр башкарган һәр җыру сәхнәләштерелгән тамашага әйләнә. Моңсуын тыңлаганда, күзләр яшьләнә, ә күңелле көй яңгыраса, тамашачылар кушылып биергә дә күп сорамый.

Чистай шәһәренең «Багалмам» керәшен фольклор ансамбле дә сынатмады. Әле 2017 елда гына оештырылса да, артистлар башкаруында «Солдатка озату» күренешен, халык җырларын һәм биюләрен тамашачылар яратып кабул итеп, алкышларга күмде. «Солдатка озату»да егетнең әнисе, якыннары борчылуы да, «улыбыз егет булды» дип горурлануы да чагыла, борынгыдан калган йолаларның да сакланып калуы аеруча әһәмияткә ия.

Анастасия Усачева исә бәйрәмгә килүчеләргә үзе иҗат иткән шигырен сөйләде, аннары җыруны да башкарды. Узган ел 85 яшен тутырган Анастасия Тимофеевна бүген дә Керәшен җәмгыятенең иң актив әгъзаларының берсе.

Түбән Кама шәһәренең быел 55 еллык юбилее булачагы турында да искә алдылар. Кайчандыр яңа кала барлыкка килсен, үссен өчен, керәшен авыллары бетерелде. Чәбия, Актүбә, Сүбәләк салалары турында урам, юл исемнәре белдереп тора. Чәбия авылы халкы, нигездә, Кызыл Чишмә бистәсенә күченгән. Менә шул кешеләрнең балалары «Баш Чишмә» ансамбленә кергән дә. Бәйрәмдә алар Чәбия авылының иң матур җырларының берсен – «Садның бакчалары»н башкарды.

Мондый чараларда, бәйрәмнәрдә керәшен яшьләре катнашуы да олы куаныч тудыра. Бу юлы алар «Өмә көе»н җырладылар. Егетләргә һәм кызларга яңа кием тектергәннәр икән. Заманча төсмер алса да, бик килешеп тора үзләренә. Әйтергә кирәк, яшьләр «Вольные распевы» казаклар ансамбле белән чыгыш ясады. Җыруы нагайбәк җыруы икән.

Альбина Никитина башкарган җырулары мине һәрчак гаҗәпләндерә дә, сокландыра да. Эстрадада һәр «үтүк»тән яңгыраган көйләр түгел, ә сайланып, мәгънәле, үзәккә үтәрдәйләре генә репертуарда. Бу юлы ул керәшен яшьләре белән «Ак калфак»ны җырлады.

Түбән Кама керәшен мәдәни этнографик җәмгыяте җитәкчесе Тамара Баһаветдинова ерак араларны якын итеп килгән кунакларны мактап, зур рәхмәт белдерде. Чистай муниципаль районы мәдәният идарәсе начальнигы Татьяна Салеева түбәнкамалыларны шушы елның май аенда Чистайда узачак керәшен мәдәнияте бәйрәменә кунакка чакырды.

Фото: Алмаз Фәттахов

"Туган як"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев