Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Чистайда керәшен мәдәнияте айлыгы тәмамланды

Бәйрәмдә Татарстанның берничә районыннан килгән керәшен ансамбльләре дә катнашты

Май аенда Чистай районында үткәрелгән керәшен мәдәнияте айлыгы күңелле һәм дәртле концерт белән тәмамланды. Бәйрәм концерты  Скарятин бакчасындагы төп сәхнәдә барды. Әмма анда катнашучылар сәхнә белән генә чикләнмәделәр. Халы уеннары һәм милли биюләр сәхнә янындагы бөтен мәйданны колачлады. Анда артистлар да, тамашачылар да катнашты.
- Бүген без Чистай районында керәшен мәдәнияте айлыгын тантаналы рәвештә тәмамлыйбыз. Бу ай дәвамында шәһәрдә һәм районыбыз авылларында  төрле чаралар үткәрелде, алар барышында без чистайлыларны, бигрәк тә үсеп килүче буынны, керәшеннәрнең йола-гадәтләре, мәдәнияте белән таныштырдык. Гомумән, безнең районда керәшеннәрнең иҗат коллективлары актив эшли, алар халкыбызның мәдәниятен һәм телен саклап калуга үзләреннән зур өлеш кертәләр, - дип билгеләп үтте үз чыгышында Татарстан керәшен иҗтимагый оешмасының җирле бүлек рәисе урынбасары Алексей Ефимов.
Алексей Тихонович активистларга Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәк җитәкчесенең Рәхмәт хатларын тапшырды. Бәйрәмдә катнашкан иҗат коллективларына да район мәдәният бүлегенең Рәхмәт хатлары бирелде. Аларны мәдәният бүлеге җитәкчесе Татьяна Салеева тапшырды.
Үзенең чыгышында ул Чистайдагы иҗат коллективларына районның мәдәни тормышында актив катнашканнары өчен рәхмәтен белдерде. Татьяна Ивановна Татарстанның башка шәһәрләреннән һәм районнарыннан килгән кунакларны да сәламләде. Чистай районының «Багалмам» һәм «Карендәш» коллективлары белән бергә, бу көнне сәхнәдә Түбән Камадан «Сүрәкә» халык фольклор ансамбле, Алексеевск районыннан «Бәрәнҗәр» фольклор ансамбле һәм, шулай ук, Яңа Чишмә районының Ленино авылыннан «Сүрәкә» коллективы чыгыш ясадылар.

 

Чистополь Информ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев