Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Чибәр затлар турында мәзәкләр

Хатын-кыз бал кебек булырга тиеш - үзе баллы, үзенә ябышып каласың

-Галия, безнең акча бармы?

-Юк.

-Ничек? Мин бит кичә генә сиңа хезмәт хакын бирдем.

-Минем акчам бар. Безнеке юк.

 

Ир журнал укып утыра:

-Кара, хатын-кызлар көненә 8 мең сүз әйтә икән, ә ирләр ике тапкыр әзрәк, 4 мең генә. Сөйләшеп тә карыйсыз инде!

-Сез аңгыраларга бөтенесен дә ике тапкыр кабатларга кирәк булганга шулай ул!

-Нәрсә дисең?

 

Хатыны төнлә саташып уяна да ирен төрткәли башлый.

— Сыптыр тизрәк, ирем кайтты!

Ире күлмәк-штанын эләктерә дә тәрәзәдән сикерә. Үзе очып бара, үзе уйлый: “Тукта, мин кем булып чыгам соң алайса?

 

Татлы җимешем, синнән бер нәрсә сорыйм әле.

—  Сора, кадерлем.

—  Син мин үлгәннән соң бүтән беркемне дә яратмаска ант итә аласыңмы?

—  Әгәр үлмәсәң?

 

Хатын иренә:

—  Кадерлем, син “Ничек итеп йөз яшькә кадәр яшәргә?” —дигән китап алып кайткан идең. Шуны һич тә таба алмыйм. Кая китте икән ул?

—  Синең әниең укый башлагач, мин аны чыгарып ташладым.

 

Ике дус сөйләшә:

—  Рәшиттән хатыны киткән.

—  Шулаймыни? Кәефе ничек соң?

—  Хәзер тынычланды инде. Башта шатлыгыннан сикергән иде...

 

Фото: Источник

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев