"Бәрәкәт" ансамбле Казан шәһәренең 13-нче гимназиясенә барды
Хәбәрләр

"Бәрәкәт" ансамбле Казан шәһәренең 13-нче гимназиясенә барды

Ансамбль укучыларны халык җырлары, шигъри-музыкаль әсәрләр, бәет-мөнәҗәтләр белән таныштырган

17 мартта Казан дәүләт консерваториясе татар музыкасы һәм этномузыкология кафедрасының "Бәрәкәт" борыңгы музыка кораллары ансамбле Казан шәһәренең Ново-Савин районы 13-нче гимназиясендә кунакта булган.

Гимназия укучылары борыңгы халык җырлары, шигъри-музыкаль әсәрләр, бәет-мөнәҗәтләр белән танышкан. Концертта дәф, думбра, саз кебек уен кораллары яңгыраган. Кичәдә "Балтырган" балалар фольклор ансамбле дә катнашкан.

 


Нет комментариев