Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Бүген Владимир авылында зиратка барып, үлгәннәрне искә алдылар

Пасха шатлыгын үлгәннәр белән бүлешә торган көнгә (быел ул 11 майга туры килде) владимирлылар алдан ук әзерләнә

Шушы көнгә хәтле кешеләр туган-тумачаларының кабер өстен тәртипкә китерә, чардуганнарын буйый, рәтли, төзәтә, кыштан чыккан корган үләннәрне тырмалый, чәчәкләр утырта. Быел да авылның ир-егетләре мәңгелек йортны карт агачлардан, басып киткән куаклардан чистартып, зур эш башкарганнар. Ел саен мәңгелек йортны тәртипкә китерүчеләргә аерым зур рәхмәт.


Хәтерлим әле, Мамадыш районының Владимир мәктәбендә эшләгәндә ветеран-укытучылар Степан Васильевич Абдряшев, Роза Петровна Бахровалар укыткан заманда, алар инициативасы белән шушы көнгә язгы каникул исәбеннән бер көн калдыра идек. Директор булып эшләгән Николай Филиппович Долгов, Владимир Ильич Тупаевлар бар җаваплылыкны үз өсләренә алып, бу инициативага бер дә каршы килмәделәр. (Үлгәннәре яхшылык белән искә алалар дип сөенеп ятсын, исәннәренә дә рәхмәтем барып ирешсен.) “Исәннәрнең кадерен, үлгәннәрнең каберен бел”, - ди халык. Укучы балалар өчен зур тәрбия чарасы булган ул. Әти-әниләре, әби-бабалары белән зиратка барып, үз нәселе кешеләрен, мәңгелеккә күчкән туган-тумачаларының кайда ятканын күрсәтүне, аларны үлгәч тә онытмаска кирәклекне, каберләрне чистартып, карап торуны яшьтән үк тәрбияләргә кирәк шул.
Олы көннән соң бер атна үтеп, алдагы вторникта Радоница буласына авыл кешесе алдан ук әзерләнә. Владимирда аны “Зыяратка менә торган көн” буларак беләләр. Быел да әллә кайлардан кайтып, туган-тумача очраша, елаша, ямансулый, истәлекләрне барлый, белгәннәре үлгәннәргә иман укый, иман укый белмәгәннәре җомаклы булуларын теләп, үз сүзләре белән теләк тели. Кайткан кунаклар зиратны тәртипкә китерүчеләргә рәхмәтләр укый. Үлгәннәр шулай итеп, исәннәрне очраштыра.


Лидия Пасыева,
Мамадыш районы, Владимир авылы.
(автор фотолары)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев