Бүген ни өчен үлеләрне мунча кертәләр?
Хәбәрләр

Бүген ни өчен үлеләрне мунча кертәләр?

Олы көн алдыннан среда (чәршәмбе) көнне карендәшләр “үлеләр мунчасы” яга.

Әлеге йоланы бүгенге көндә дә Татарстан керәшеннәрендә дә, Нагайбәк һәм Бакалы да яшәүче карендәшләребез дә үтәп бара.
Дөнья кешеләре кояш баеганчы юынып бетәргә тиешләр. Өйдәге һәркем мунча кереп беткәч, мунчаны юып чыгаралар. Эссе салып, тазларны, чүмечләрне чайкап, аларга талымлап су салып калдыралар. Элгәре, шампуньнар юк чакта, каен көленнән селте ясап, анысын аерым таз белән куя торган булганнар. Яңа, башланмаган сабын калдырырга кирәк, тотылганы ярамый. Чиста бистәрләр элеп куялар. Шулай әзерләп бетергәч: “Бездән көткәннәр, бездән өмет иткәннәр, килегез, юыныгыз”, - дип әйтеп, ишекләрне ябып чыгалар. Кире керергә ярамый. Мунчаны икенче көнне генә җыештырып алалар.

 


Нет комментариев