Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Бүген - Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне

8 июльдә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен бәй­рәм итәбез

Ул Россиядә 2008 елдан билгеләп үтелә. Күркәм традиция буенча, бу көнне 25 елдан күбрәк бергә гомер иткән парларга "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" медальләре тапшырыла. Җәмгыятькә лаеклы балалар тәрбияләп үстерүчеләр "Ата-ана даны" орде­ны белән бүләкләнә.

Әлеге бәйрәм Владимир өлкәсе Муром шәһәре кешеләре инициативасы белән үткәрелә башлый. Бу шәһәрдә христиан семьясы покровительләре булып саналган ирле-хатынлы Изгеләр Петр һәм Феврония яшәгән.

Аларның бер-берсенә карата мәхәббәтләре, тугрылыклары, чисталыклары башкалар өчен һәр яктан үрнәк санала. Берсе князь, икенчесе гади крестьян сословиесеннән булуларына карамастан, алар бер-берсен аңлап, бер-берләренә юл куеп, алардан ярдәм көткәннәргә булышып, аларны рәнҗеткәннәрне кичереп, сөю хисләрен соңгы сулышларына кадәр сүндермичә саклап яшиләр һәм икесе дә бер көнне - 8 июльдә үләләр. Чиркәүләрдә бу көнне Изге Петр белән Изге Февронияне искә алалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев