Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Балык Бистәсенең Туган якны өйрәнү музеенда керәшеннәрнең милли киемнәренә бәйле очрашу булды

Музейга "Нур" ансамбле килгән

Балык Бистәсенең Туган якны өйрәнү музеенда милли киемнәр күргәзмәсе оештырганнар. Күргәзмәдә керәшен кименәре дә урын алган. Шушы көннәрдә Казаклар Чаллысы авылының "Нур" халык ансамбле әлеге күргәзмәдә кунакта булып кайткан. Бу турыда "Авыл офыклары" газетасы хәбәр итә.

Музей хезмәткәрләренә ансамбльнең җитәкчесе Сергей Новиков, солистлары – Нина Никифорова, Валентина Ефимова, Татьяна Степанова, гармунчы Юрий Гордеев керәшеннәрнең элеккедән килгән йолалары, күлмәк-алъяпкычларның тегелеше, алар өстеннән күкрәккә куела торган тәңкәләр (тамакса) турында сөйләгәннәр, халык җырларын башкарганнар.

 

 

 

Иркен заллары булмаса да биредәге бай материаллар һәркемдә зур кызыксыну уята. Музей хезмәткәрләре әледән-әле мавыктыргыч күргәзмәләр оештыралар. Мәктәп укучылары, оешма-учреждение коллективлары биредә еш кунак булалар. Агымдагы елның республикабызда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы булуын искә алып оештырылган милли киемнәр күргәзмәсе дә бик күпләрнең күңеленә хуш килде. Әлеге мәгълүматны инстаграмда күреп музейга  килергә теләк белдерүчеләр тагын да арткан.

Шушы көннәрдә милли киемнәр күргәзмәсе белән танышырга Каз.Чаллы авылының “Нур” керәшен фольклор ансамбле һәм район редакциясе коллективы килде.

-Балык Бистәсе җирлегендә берничә милләт халкы яши. Һәрберсенең үзенә генә хас тел-сөйләме, гореф-гадәтләре, мәдәнияты бар. Ә без бу күргәзмәне төзегәндә күпчелекне тәшкил иткән татар, рус һәм керәшеннәрнең милли киемнәренә игътибарны юнәлттек, - диде музей җитәкчесе Гөлфия Гарипова. Беренче карашка гади генә кебек тоелса да, киемнәрдә охшашлык та бар икән бит. Алар киң, уңайлы итеп тегелгәннәр. Татар хатын-кызлары кия торган балитәкле күлмәкләр, чигешле альяпкычлардагы үрнәкләрне керәшен, хәтта рус киемнәрендә дә күрергә мөмкин. Боларның барысы хакында да  сөйләп узды Гөлфия ханым һәм һәрбер экспозиция белән тирәнтен таныштырды. Вакытлыча күргәзмәләр оештырганда, музей фондыннан экспонатлар кулланыла икән.

 Сергей Новиков җитәкчелегендәге “Нур” фольклор ансамбле исә музей хезмәткәрләре янына буш кул белән килмәгән. Алар турында киңрәк язмыйча мөмкин түгел. Әнә Юрий Гордеев гармун телләренә кагылуга бүлмәләргә керәшен халкының үзенчәлекле моңы сибелде. “Туган ил”, “Авыл көе”, “Ай-лю-ли” һәм башка җырларны яратып башкарды алар. “Балкыш”, "Туым җондызы" республика фестивальләре лауреатлары булган “Нур” ансамбленең ирешкән уңышлары шактый. Мамадышның Питрау бәйрәме, Казан, район Сабантуйларында катнашып тамашачылар күңелен яуларга өлгергән алар. Азнакайдагы “Чатыртау”да, күрше Питрәч районының Керәшен Сәрдәсендә уздырылган бәйрәмнәрдә дә аларның чыгышларын яратып кабул иткәннәр.

Ансамбльнең солистлары Сергей Новиков, Нина Никифорова, Валентина Ефимова, Татьяна Степанова керәшеннәрнең элеккедән килгән йолалары, күлмәк-алъяпкычларның тегелеше, алар өстеннән күкрәккә куела торган тәңкәләр (тамакса) турында да бирелеп сөйләделәр. Мәгълүматларга бай, шул ук вакытта истәлекле, матур очрашу булды ул. Халкыбыз җәүһәрләрен кадерле мирас итеп саклаган фольклор коллективына, мәдәни һәм тарихи кыйммәтләргә ия экспонатларны туплаган музей хезмәткәрләренә без ихлас рәхмәттә калдык.

Фәрвәз Каюмова.

Тулырак: http://rsloboda-rt.ru/news/%D2%97%D3%99mgyiyat/balyk-bistse-muzeenda-milli-kiemnr-krgzmse

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев