Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Авыл хуҗалыгында – исәпкә алу кампаниясе

1-30 августта илебезнең авыл хуҗалыгында исәпкә алу башланды

Моңа кадәр ул Россиядә 2006 һәм 2016 елларда уздырылды. Ә бу юлы кече исәпкә алу (микроперепись) буларак үткәрелә. Авыл хуҗалыгы оешмалары һәм фермерлык хуҗалыклары “перепись кәгазе”н үзләре тутырачаклар һәм электрон рәвештә юллаячаклар.

Исәпкә алу кампаниясенә 4,1 миллиард сум акча каралган. Анда 34,5 мең кеше катнашачак. Алар барлыгы 16,5 миллион шәхси хуҗалыкта һәм, шулай ук, 83 меңгә якын коммерциягә бәйсез ширкәт председателе янында булып, сораштыру үткәрәчәкләр. Исәпкә алучылар шәһәр янәшәсендә яки шәһәр тибындагы поселокларда урнашкан, йортлары 10нан ким булган бәләкәй авыллардагы һәм барып җитүе авыр булган урыннардагы  шәхси хуҗалыкларда булмаячаклар. Исәпкә алучылар – яшел төстәге япанчадан һәм логотиплы кепкадан, алар электрон планшет күтәреп  йөриячәкләр.

 “Исәпкә алу нәтиҗәсе буларак, 2021 елның 1 августына чәчүлек җирләрнең гомуми мәйданы, терлекләрнең баш саны турында мәгълүмат бирәчәкбез”, – дигән дәүләт cтатистикасының федераль хезмәте җитәкчесе Павел Малков. Исәпкә алуның беренче нәтиҗәләре  шушы елның ноябрь аена ук әзер булачак.

Моңа кадәр авыл хуҗалыгында исәпкә алу ун елга бер уздырылган булса, Павел Малков әйтүенчә, тикшеренүләр арасындагы андый зур “адымнар” үзен акламый. Чөнки ун ел эчендә авыл хуҗалыгы структурасы бик каты үзгәрешләр кичерергә өлгерә. Ә авыл хуҗалыгын үстерү, аңа ярдәм итү өчен, мөмкин кадәр төгәлрәк мәгълүмат кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев