Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Аруландырылган су серләре

19 январь көнне Иисус Христос Иордан суында Иоанн пәйгамбәр тарафыннан чумылдырылган була

Бәйрәм итү шуннан килә. Һәр елны бу көнне чиркәүләр тирәсе чиратка тезелгән, банка, бидоннар тоткан халык белән тула. Алар бар да җаннарны сафландыручы, тәннәрне тазартучы, ризыкны тәмләндерүче аруландырылган суга киләләр.

Качману суы - шушы бәйрәм көнне аруландырылган су ул. Суны чиркәү купелында гына түгел, ә елга, күл, башка сулыкларда да аруландыралар.

Су борынгы заманнарда ук изге нәрсә буларак кабул ителгән.

Суга, бүгенге фән күзлегеннән чыгып, нинди аңлатма бирелә соң?

Суның һәр структур элементы - ул информацион элемент, ягъни ул мәгълүматны кабул итәргә, истә калдырырга, башкаларга җиткерергә сәләтле. Су теләсә нинди тәэсирләрне дә "язып кала".

Шулай итеп, су җанлы информацион система, үзенчәлекле биологик компьютер булып тора.

Качману көнне суны төрле чыганаклардан, хәтта краннан да алырга ярый - ул да файдалы үзенчәлекләргә ия булачак. Бу көнне бөтен су, священник аны көмеш качы белән аруландырмаса да, арулана. Качману суын бер банкага алып, башка савыттагы суга азрак өстәсәң дә, андагы су шундый ук гаҗәеп үзлекләргә ия була. Бу бары тик Качману көнне генә шулай.

Качману көнне Җир Кояш троекториясе тирәли Космостан өстәмә тәэсиргә дучар булып, билгеле бер урыннан уза, дип аңлата галимнәр. Су да бу Космик тәэсиргә эләгә.

Бу ике фактор суммасы суның яңа составын китереп чыгара. Шуңа да сыйфаты буенча Качману суына тиң су юк. Үзенең сафлыгын ул ел буе саклый.

Аруландырылган суны иртән ач карынга эчәләр, шулай ук аны ризыкка өстәп, чәй пешергәндә дә кулланырга була.

Аруландырылган су белән пешерелгән чәй хуш исен һәм файдалы үзлекләрен озаграк саклый. Шулай ук аруландырылган су белән әзерләнгән ризык, башка ризыкка караганда озаграк саклана.

Аруландырылган суны бер бал кашыгы салсаң, ванна тулы су да арулана.

Аруландырылган су белән коенсагыз, аның дәвалау үзлеге көчегезне кайтарырга, уйларыгызны тиешле юнәлешкә борырга ярдәм итәр. Мондый ваннадан соң тәнегезне сөлге белән сөртмәгез, үзе кибүен көтегез.

Аруландырылган суның дәвалау үзлекләре турында аерым сөйләргә кирәк.

Элек каты авырулар берничә көн буе бер нәрсә ашамыйча, аруландырылган су гына эчкәннәр. Мондый дәвалау бер көннән биш көнгә кадәр барган. Күп вакытта кеше терелгән. Качману суы бигрәк тә бизгәк чире вакытында һәм хатын-кыз бала тапканда булышкан.

Ул салырга яратучыларны савыктырырга да булыша. Эчкән кеше иртән башы авыртып интексә, аңа бер стакан аруландырылган су бирегез. Күп кеше шуннан соң эчүен ташлый.

Агуланганда да, тиз генә врачка бару җае булмаганда, күп итеп аруландырылган су эчү булыша.

Иртән битегезне аруландырылган су белән юыгыз - ул тирене чистарак итәр. Шуны истә тотыгыз: бу күренеш - Ходай тарафыннан бирелгән кодрәт. Ул аны христианлыкның чынлыгын исбатлап бүләк иткән. Аруландырылган суга баргач, чиркәүдә келәүдә дә катнашырга тырышыгыз. Күңелегездә Ходайның кодрәтенә ышаныч булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X