Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ана капиталы күләме арта

2021 елда ана капиталын индексация көтә, дип хәбәр итә ТАСС, Русия хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры урынбасары Ольга Баталинага сылтанып

“Алдагы елда ана капиталы күләме индексацияләнәчәк, арытаба аны ел саен арттыру планлаштырыла”, – диде Ольга Баталина «Вместе ради детей! Ключевые программы партнерства» бөтенрусия форумында.

Моңа кадәр Хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы 2021 елда фаразланган инфляция дәрәҗәсен исәпкә алып, ана капиталы 3,7% индексацияләнәчәк дип хәбәр иткән иде. Аның күләме  беренче балага – 483 882, икенче балага 639 432 сум тәшкил итәчәк

Ана капиталын бирү  Владимир Путин булдырган “Демография” милли проектына ярашлы каралган.

 2007 елдан алып  әлеге  дәүләт ярдәменә икенче балалары туган яисә  уллыкка икенче бала алган  гаиләләр хокуклы.

2020 елдан  исә ана капиталына тәүге балалары туган гаиләләр дә хокуклы.

2020 елның 1 гыйнварыннан соң беренче балалары туган гаиләләр өчен ана капиталы  күләме – 466 617 сум.

2020 ел башыннан икенче балалары туган гаиләләр өчен ана капиталы күләме 150 мең сумга арттырыла.  


Өмет

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев