Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Һаман Камилне көтеп йөрим...

28 декабрьдә җырчы Венера Ганиеваның ире Камил Фәйзрахманов арабыздан китеп барды... Аңа 62 яшь иде. Ышана торган хәл түгел иде бу. Сәбәбе — тромб. Камил абый Курган зиратына җирләнде

Камил Фәйзрахманов 40 елдан артык тавыш режиссеры вазыйфасын башкарды. Венера апа белән 30 ел бергә яшәгәч, 2016 елда зурлап энҗе туйларын билгеләп уздылар. Быел августта аларның гаилә коруына 35 ел булыр иде. Әлеге матур, бәхетле парга һәркем сокланып карады. Хәзер Венера апа ялгызы калды...

Камал театры артисты Равил Шәрәфиев гаиләсе белән Камил абый якын күршеләр иде.
— Без гаилә дуслары идек, күршеләр булып яшәдек. Андый затлы, асыл кешеләр бик сирәк була. Ул башкаларга игелек кенә эшләде. Кешеләр турында начар сүз әйтмәде. Бер кимчелеге дә юк дисәм, аңа эгоизм җитеп бетмәде. Ягъни үз-үзен сакламыйча, кешеләр өчен бик “тузды”. Күршеләр булып торганга, ярдәмчеллеген бик яхшы беләм, — дип искә алды Равил абый.
— Юатучым да, рухландыручым, канатлар үстерүчем дә син идең. Синең янда, синең мәхәббәтең белән уңышларга ирештем. Дөньяның читенә китеп югалдың, яратканым. Нинди хәлдә икәнемне үз башлары аша узган кешеләр генә аңлый. Синсез яшәү ничек булыр?! Яраттым, беркайчан да онытмам, җаным, — дип сөйләде Венера апа озату мәрасимендә. — Ул исеме җисеменә туры килгән зур шәхес иде. Әле һаман Камилне көтеп йөрим. Менә кайтыр төсле. Янына бардым, сөйләштем. Сабыр булырга тырышырмын, дидем.


Лилия ЙОСЫПОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X