Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Албайның үз шагыйрәсе

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан, Албай авылы клубында җирле шагыйрә Зоя Сергеевага багышлап, җырлы-биюле шигърият кичәсе уздырылды

Зоя Сергеева – күңелендәген шигырь юлларына салып җиткерә белүче шигъри җанлы кеше. Әмма үтә дә тыйнак булган бу җирле шагыйрәнең иҗатын авылыбызда да белеп бетермиләр әле. Чөнки ул аларны сирәкләр белән генә уртаклаша, газеталарга да бирми. Ә без, мәдәният хезмәткәрләре, нинди генә концерт-кичәләр оештырсак та, ярдәм сорап аңа барабыз. Ниһаять, клубта аның үзенә багышланган җырлы-биюле шигърият кичәсе уздырырга булдык.

Бер авылда яшәгән кешеләр шундый бит ул: авылдашының нәселен, ата-бабасын, туган-тумачасын – барысын да белеп тора. Учып дәдәй белән Анна түтинең 1955 елда туган кызлары Зоя да нәкъ үзләре шикелле тыйнак, басынкы, эчендәгесен тышка чәчеп йөрми торган булып үсә. Күңелендә йөрткән моңын кечкенәдән беркемгә күрсәтми генә күңел дәфтәренә төртеп бара. Ул башта – Албайда, Усали мәктәбендә белем ала.  Яхшы билгеләргә генә укыган кыз урта мәктәпне тәмамлагач, Лаеш авыл хуҗалыгы техникумында укый. Аннан соң, үзебезнең “Кызыл Йолдыз” колхозында экономист, баш бухгалтер булып эшли.

Язмышын мәктәп директоры Михаил Сергеев белән бәйләгәч, Зоя Осиповна үзе дә педагоглык хезмәтен сайлый. Аның элекке укучылары башлангыч класста үзләренә белем биргән укытучыларын бүген дә онытмыйлар, ихтирам итәләр. Ире Михаил Афанасьевичны соңгы юлга озатканына да 15 ел вакыт узып киткән... Хәзер Зоя Осиповнаның тормышта иң зур рухи терәге – балалары.

Ул үзенең иҗатында туган табигатебезгә, авылыбызга дан җырлый. Аның язмыш, тормыш, яшәү мәгънәсе турындагы шигырьләре җанга үтеп керә. Аның сүзләренә язылган җырлар социаль челтәрләрдә  дә яңгырый...

 Без аңа киләчәктә дә иҗади уңышлар һәм шигырьләрен халыкка да ишеттерүен телибез.

 

Любовь МИШУРИНА,

Мамадыш районының Албай авылы китапханәчесе.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев