Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Алабугада узган «Этночыршы»да керәшен балалары катнашты

Анда төрле милләт балалары һәм зурлар катнашты

Бүген, 26 декабрь көнне, Алабуга шәһәре Иллюзион кинотеатрының «зәңгәр залында» «Этночыршы» тантанасы узды. Әлеге чараны Татарстан халыклары ассамблеясенең Алабуга районындагы вәкиллеге һәм 5нче санлы территориаль-иҗтимагый үзидарә оештырдылар. Бу турыда "Алабуга нуры" газетасы хәбәр итә.

Шәһәрдә этник чыршы инде алтынчы ел үткәрелә. Катнашучылар милли киемнәрдә иде, төрле телләрдә котлаулар, шигырьләр һәм җырлар яңгырады.

— Бәйрәмгә төрле милләт балалары, гаиләләре килгән. Бу без барыбыз да тынычлыкта һәм татулыкта яшибез икәнне күрсәтә, ул бик мөһим. Татарстанда 173 милләт вәкиле яши. Ә бүген сез төрле телләрдә шигырьләр, җырлар ишеттегез. Үз мәдәниятеңне сакларга, аны яратырга, шулай ук безнең белән бергә яшәүче халыкларның мәдәниятен хөрмәт итәргә кирәк. Шулай ук ата-аналарга үз халкының мәдәниятен саклап калуда тырышлылары өчен рәхмәт әйтәсем килә. Бәйрәм белән сезне, — дип катнашучыларны котлады Татарстан халыклары ассамблеясенең Алабуга районындагы вәкиллеге директоры Зөләйха Эмирбәкова һәм «Этноуенчык» бәйгесендә җиңүчеләргә сертификатлар, диплом һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев