Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ак халатлы шәфкать иясе

Кечкенәдән үк ак халат киеп, кешеләрне дәвалау хакында хыялланып үсә ул

Светлана Минеева – Дүрт-Мунча кызы. 2006 елда мәктәпне тәмамлауга, ике дә уйламыйча, медицина училищесына укырга керә. Кулына диплом алгач, Чаллының 2нче дәваханәсенең яман шеш авыруларын дәвалау бүлегендә хезмәт юлын башлый. Светлана эш үзенчәлекләренә тиз төшенә, коллективка да үз кеше булып кереп китә. 2011 елда онкология бүлеген ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә күчерәләр. Биредә инде бөтенләй мөмкинлекләр, заманча медицина җиһазлары, югары технологияләр кулланып эшлиләр.

- Онкология бүлегендә физик яктан да эш бик авыр, ә рухи яктан әйтеп тә бетерлек түгел. Беркемгә дә сер түгел, бүгенге көндә медицина никадәр генә алга китсә дә, яман шеш авыруы алдында әле ул көчсезрәк, ахырга кадәр өйрәнелмәгән. Шуңа да бу авыру белән көрәшүнең ахыры төрлечә булырга мөмкин. Авыруларның үлемен бик авыр кичерәм мин, моңа, мөгаен, беркайчан да ияләшә алмам. Бер белмәгән кешеләрне дә соңгы юлга озату миңа бик авыр бирелә. Шуңа күрә хезмәтемне җиренә җиткереп башкарырга тырышам, миннән торганның барысын да эшлим. Үз башы аша кичермәгәннәр минем нәрсә турында сөйләвемне аңлап та бетермәсләр бәлки, - дип сөйли Светлана.
2020 елдан, онкология бүлеген таркату сәбәпле, Светлана бүгенге көндә хезмәтен кардиология бүлегендә дәвам итә.

- Медицина өлкәсендә эшләү кайда да бик җаваплылык таләп итә. Бу тармакта чыннан да үз эшен яраткан hәм медицинага сәләте булган кешеләр генә эшли аладыр. Авыруларны терелтүгә өлешеңне кертү - яшәүгә өмет чаткысы уяту, яшәү сулышы өрү - үзе зур бәхет. Сайлаган һөнәремә бөтен күңелемне биреп эшлим. Хезмәтемнең никадәр җаваплы һәм игелекле булуына эшли-эшли ныграк төшенәм, - ди Светлана Андреевна.

Шәфкать туташы булып эшләү - кызыклы гына түгел, авыр да. Эш вакытында төрле холыклы кешеләр белән аралашырга туры килә. Әмма савыгырга ярдәм иткән авырулардан рәхмәт сүзләре ишетү бик рәхәт буладыр. Алар юкка гына, нәкъ менә, шәфкать туташы, дип аталмыйлар шул. Аларның күңелләре изге, уйлары шәфкатьле.

Люзирә Гайфуллина, "Зәй офыклары"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев