«Айбагыр» керәшен балалары өчен этник смена рәсми рәвештә ачылды
Хәбәрләр

«Айбагыр» керәшен балалары өчен этник смена рәсми рәвештә ачылды

Яшел Үзән районының «Мирас-Наследие» лагерында «Айбагыр» этносменасы үз эшен башлады.

Ачылу тантанасында Татарстан халыклары дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов, Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәк директоры, ТР керәшен иҗтимагый оешмасы башкарма комитеты җитәкчесе Людмила Белоусова, «Лето» республика үзәге директорының методик эш һәм цифрлаштыру буенча урынбасары Егор Вениаминович, «Мирас-Наследие» лагеры җитәкчесе Ирина Эдуардовна һәм башкалар чыгыш ясады. 

Балалар этник номерлар белән бәйрәм концерты программасы әзерләделәр.

Бәйрәм «Айбагыр» флагын тантаналы күтәрү һәм «Безнең ил» керәшен гимнын башкару белән тәмамланды.

Быел "Айбагыр"да Татарстанның 14 шәһәр һәм районыннан 78 бала ял итә.

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Нет комментариев