Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Абхазиягә барсаң ковидка тест бирәсеме?

Россия Президенты Владимир Путин май бәйрәмнәрен тоташтан ял иттерү турындагы указын чыгаргач, ун көнлек ялларда чит шәһәрләргә һәм илләргә баручыларның саны да кискен генә арткан

Роспотребнадзор белгечләре исә чит илдән кайтучы россиялеләрне 1 майдан кергән яңа кагыйдә турында кисәтә. Чит илдән сәфәрдән кайтучылар коронавируска тестны хәзер ике тапкыр ясатырга тиеш.

Яңа кагыйдә коронавируска каршы прививка ясатучыларга да кагыла. Прививканың нинди вакцина белән ясатылуы мөһим түгел, ПЦР-тестны бөтен кеше дә тапшыра. Тестлар кимендә бер тәүлек аралык белән ике тапкыр ясалырга тиеш. Бу хакта хокукый мәгълүмат рәсми порталында Россия баш санитария табибының карарында әйтелгән. Беренче тестны кайтуга ук тапшырып, өч көн эчендә аның нәтиҗәсен Дәүләт хезмәтләре порталына кертергә кирәк. Тагын бер анализны бер көн үткәч бирәсе. Аның нәтиҗәсен илгә кайткач биш көн эчендә җибәрәсе. Таләпләрне үтәмәгән кешегә 15 меңнән 40 мең сумга кадәр штраф яный.

Баштарак бу яңалык Абхазиядә ял итүчеләргә дә кагыла иде. Әмма 30 апрель көнне соң гына Роспотребнадзор башлыгы Анна Попова Абхазия белән Көньяк Осетия өчен искәрмә ясалуын игълан итте. Аннан кайтучыларга ПЦР-тест бирәсе дә, Дәүләт порталында анкета да тутырасы булмый.

Төркиягә юл ябылгач, Россия халкы күпләп Кипрга китә башлаган. Кипр хөкүмәте дә якын арада Россиядән килгән туристларга ике тапкыр тест тапшыртырга җыена. Беренчесен сәяхәткә барырга 72 сәгать кала, икенчесен Кипрга баргач та аэропортта ук тапшырасы.

Сүз уңаеннан: 3 майдан Казан белән Каһирәне яңа даими авиарейс бәйли башлады. Очышлар атна саен башкарыла. Мисырга 238 урынлы “Боинг 757-200” лайнерлары оча, дип хәбәр итә Казан аэропортының матбугат хезмәте.
Якын арада Шарм-эль-Шейх белән Хургада курортларына да бара башларга мөмкинбез. Бу турыда сөйләшүләр алып барыла. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев