Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

7 январь - Рождество

Изге Вифлеем каласында Алла Улы Христос туган

Арыу кыз Марияне Иосифка җәрәшкәч, бергә кушылмаган көе, Святый Тыннан булып, Мариянең йөкле икәнлеге беленгән. Иосиф Марияне аерып җибәрергә уйлаган. Ходай пяриштәсе төшендә күренеп, аңа болай дигән: “Әй, Давид улы Иосиф! Син хатының Марияне кабул кылып, үзеңдә тотарга курыкма, аның йөклелеге Святый Тыннан шул. Мария ул тудырыр. Син Аны Иисус дип атарсың. Ул үз халкын җазыкларыннан коткарыр”, – дигән.

Иосиф йокыдан торгач, Ходай пяриштәсе кушканча кылган – хатынын үзендә тоткан. Алай да аңар җакыннашмаган.

Бу – Иудея җирендә Ирод патша идарә иткән чор була. Рим императоры Августин үзенә буйсынган Иудея җирендә җан исәбен алырга (перепись үткәрергә) боера. “Һәр иудей үзенең ата-бабасы җирендә теркәлергә тиеш”, диелә. Иосиф белән Мария аталары Давид яшәгән Вифлеем шәһәренә китәләр. Күпме эзләсәләр дә, төн кунарга рәтле җирдә урын тапмыйлар. Шәһәр читендәге куышка тукталалар. Көтүчеләр ямьсез көннәрдә монда малларын куып кертә торган була. Шушы куышта Мария Алла Улын тудыра. Баланы, чүпрәккә урап, малларга ашарга бирә торган улакка сала.

Алла Улының тууын, иң беренче, көтүчеләр белә. Кырда көтү көтеп йөргәндә, алларында Алла Пяриштәсе күренә. Аның яктылыгыннан көтүчеләрнең күзләре чагыла. Бу хәлдән көтүчеләр бик курка. “Курыкмагыз. Мин сезгә бик зур сөенечле хәбәр җиткерәм. Ул сезнең өчен генә түгел, бөтен кешелек өчен шатлыклы хәбәр: Вифлеем шәһәрендә бүген Коткаручы Христос Аллабыз туды. Сез Аны, биләүләнгән хәлдә, улакта табарсыз”, – ди.

Алла Пяриштәсе бу сүзләрне әйтүгә, аның янына башка пяриштәләр дә җыелып, Алла Улына дан җырлыйлар. Бөтен дөнья яктырып тора.

Пяриштәләр киткәч, көтүчеләр Күктә яктырткан йолдыз артыннан барып, куыштагы баланы табалар. Аңа егылып башыралар. Пяриштәләр белән булган хәлне Мария белән Иосифка сөйлиләр. Туганнан соң, сигезенче көнендә Коткаручыга Иисус дип исем бирәләр (бу исемне, Алла кушуы буенча, Пяриштә ирештергән була).

Ирод патшага Иудеянең яңа туган Патшасы турындагы хәбәрне җиткерәләр. Ул мәкерле, явыз кеше була. Аның, билгеле, үз патшалыгын кемгәдер бирәсе килми. Шуңа, яңа туган Алла Улын табып, юк иттерергә уйлый. Ул үз янына җондызчыларны чакыра. “Барыгыз, Бала турында аермачык белегез, Аны тапкач, миңа да хәбәр итегез, мин дә барып, Аңа башырырыем”, – ди. Җондызчылар китәләр. Кояш чыгышында күренгән җондыз шундук алар алдыннан бара башлый. Барып җиткәч, Бала торган урын өстендә туктый. Җондызчылар өйгә кергәч, Анасы Мария белән Баланы күреп, Аңар җыгылып башыралар. Савытларын ачып, алтын, ладан, смирна алып, Аңа бүләк итәләр. Бу бүләкләр яңа туган Баланың Патша да, Алла да, шул ук вакытта кеше дә икәнен күрсәтә. Патша итеп таныганга – алтын, Алла итеп таныганга – ладан (богослужениеләр вакытында кирәк), кеше итеп таныганга  смирна (үлгән кешегә шундый майлар сөрткәннәр) бирелә.

Җондызчылар төшләрендә Ирод янына кайтмаска хәбәр алып, бүтән юл белән үз якларына китәләр. Әлеге җондызчыларның исемнәре – Мельхиор, Гаспар, Валтасар. Алар христианнар булып китәләр. Шуңа да Роҗдество бәйрәмендә чиркәүләрдә аларның исемнәрен дә зурлап искә алалар.

Туым көнен славут әйтеп данлыйк!

Коткаручы Иисус Христосның Туым көне алдыннан керәшен авылларында Ходайны данлап славут җырыулары башкарылган. Бу көнне авылның балалары һәм яшьләре өй саен славутлар әйтеп йөргәннәр. Славутларда өй хуҗалары макталган, шулай ук, байлык, иген уңуын, саулык, мал-туар күп булуын теләгәннәр. Хуҗалар җыручыларны камыр ризыклары, баллы төш белән сыйлаганнар, вак акча биргәннәр. Әгәр дә хуҗалар саран булса, алар өчен хурлау такмаклары да булган.

Әлеге матур җоланы яңадан торгызасы иде. Зур бәйрәм уңаеннан, славутларны үзебез җырлыйк һәм балаларга өйрәтик.

Славут җыруылары

Эй, Христос Аллабыз! Синең тууың белән, донҗага белем җактысы җәшнәгән. Шул белем җактысы белән, җондызларга табынучылар бер җондыздан белеп, чыннык кояшы, дип килеп, Сиңа башырганнар. Сине күктән иңгән, җаңа чыккан кояш дип белгәннәр. Эй, Ходай, шөкер сиңа!

Бүген Кыз мәңгедән барны тудырган. Җакынына бара алмаслыкны җир абзарда кундырган. Көтүчеләр белән пәриштәләр мактаганнар, җондызчылар җондыз белән килеп Сиңа башырганнар. Мәңге Алла безнең өчен җәш бала булып туган!

 

Күк өстендә җакты җондыз

Геннадий Макаров сүзләре һәм көе

 

Нур сирпеп балкый,

Олылап Туым бәйрәмен,

Пәриштә көйлей.

Җир өстендә очып бара,

Җыруын җырлый:

Бүген сөйенейек,

Йөздән нур сирпейек,

Бүген – Христос Туымы.

 

Мәгарәгә көтүчеләр

Алдан керделәр,

Нарасый белән Ананы

Кереп күрделәр.

Тубыкланып инәлделәр

Әм башырдылар:

        Бүген сөйенейек,

Йөздән нур сирпейек,

Бүген – Христос Туымы.

 

Барыбыз да җазыклыбыз

Ходай алдында,

Барлык кешеләр җазыклы,

Бер Ходай – таза.

Кичер безнең җазыкларны,

Эй, Ходай Алла...

Бүген сөйенейек,

Йөздән нур сирпейек,

Бүген – Христос Туымы,

Бүген бездә Рождество!

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев