Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“41 яшемдә 8 нче баламны таптым”

Мөслим районы Мөслим авылында гомер кичерүче Кинарскийлар районда ишле гаилә буларак дан тота. Өч ай элек 8 нче сабыйлары дөньяга аваз салган. Башка парлар замана авырлыгына сылтап, бер-ике балага гомер бирергә дә куркып торганда, аларның сигезне алып кайтырга ничек йөрәге җитте икән?

“Туйда, 10 балабыз була, дигән иде”

Светлана — керәшен кызы, ире Феликс — мари. Икесе дә тумышлары белән шушы район кешеләре икән.

— Беренче баламны 20 яшьтә таптым, — дип сөйләде Светлана. — Башта фатир яллап тордык. Өч бала белән кеше почмагында яшәү авыр дип, өй төзергә булдык. Ел ярымда агач йорт салып чыктык. Яңа өйгә күчкәнче, дүртенче балабыз туган иде. 4 йокы бүлмәсе бар, аш өе, кунак бүлмәләре зур, мунчабыз өйдә. Менә шулай үз оябызда күп итеп балалар үстереп яшибез. “Ничек курыкмыйча алып кайтасыз?” — дип шаккаталар. Ходай эшедер, Ул биргән берен таптым. Әгәр ир-ат бала яратмаса, каршы булса, хатын-кыз болай күпләп бәби тапмас иде. Феликс — бала җанлы, алар өчен үлеп тора. Туебызда шаярып: “10 балабыз була”, — дигән иде, әллә шул чынга аша (көлә). Әмма унга ук тутырып булмас, мөгаен, боларын исән-сау үстерергә язсын. 8 нче баламны 41 яшемдә таптым, монысын күтәрү авыррак булды. Яшь барган саен сәламәтлек тә яхшырмый бит. Хәер, бала карау миңа бик тими, олыраклары булыша.

 

“Меңәр пар себерке әзерләп сатабыз”

Гаилә башлыгы Феликс урманчы булып хезмәт куя икән. Кинарскийлар аның хезмәт хакын гына көтеп ятмый. Кышын урманнан диләнке алып, утын әзерләп саталар, җәен исә мунча себеркесе бәйләп, акча эшлиләр.

— Себерке бәйләү дә ансат түгел, аны җиренә җиткереп эшлибез. Имән, каен себеркесе әзерлибез, арасына мәтрүшкә, юкә чәчәге, әрем, башка үләннәр кыстырабыз. Даими клиентларыбыз бар, берьюлы йөзәр пар алучылар да булгалый. Бер сезонга меңәр пар әзерләгән чаклар да, аннан күбрәк тә була. Бу эшне, нигездә, балалар башкара. Башка елларны бер себеркене 50 сумга сата идек, быел 60 сум куйдык. Балаларны ашатасы, киендерәсе бар, читтә укучыларына да чыгымнар шактый. Утын, себерке сату тормышны алып барырга, көн күрергә ярдәм итә.

Кыш көне дә, җәен дә эшебез бар, тик тормыйбыз. Хәзер малайлар утын яра, кызлар өеп тора. Күп балалы гаилә булсак та, хөкүмәттән артык ярдәм юк. Тиешле пособиеләр алсак та, алар тиен генә. Дөресен белмәгән кешеләр: “Сиңа дәүләт акча күп түли, шуңа табасыңдыр”, — дип әйткәли. Андыйларга: “Сез дә табыгыз да, ярдәм алып карагыз әле”, — дип көләм, — ди Светлана.

 

Ишле гаилә бала тәрбияләүдә хезмәттән тыш тагын нинди чаралар кулланыла икән? Әңгәмәдәшемнән шул хакта сораштым.

— Кирәк чакта кырыслык та күрсәтергә туры килә, бала-чаганың башыннан гына сыйпап тору дөрес түгел, — диде әни кеше. — Балага кул күтәрергә ярамый, бераз кырыслык катыш тавыш, караш та җитә. Үземдә кырыслык бар димәс идем, ә әтиләренең бераз тавышын үзгәртүе дә җитә. Балага теләсә нәрсә әйтеп кычкыру кирәкми, аңлатып әйтү хәерлерәк. Гаиләдә балалар күп булса, алар эгоист булып үсми, юл куя белә, бер-берсен өйрәтә, тәрбияли. Үзара дус-тату, киләчәктә бер-берсенә терәк булсыннар дип үстерәбез.

Рәзилә РӘСИМ, Ирек мәйданы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев