Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

12 яшьлек кыз җирләр алдыннан күзләрен ачкан

12 яшьлек кыз шикәр авыруыннан җәфаланган

Хәле начарлангач, аны дәваханәгә илткәннәр. Шул ук көнне туганнары аның үлеме хакында хәбәр алган. Баланың гәүдәсен алып кайтып җирләргә әзерләгәндә, ул кинәт кенә терелгән!

Бу тетрәндергеч хәл кызның гәүдәсен юу йоласын башкарганда булган. Баланың тән температурасы күтәрелгән, йөрәге тибә башлаган. Шок хәлендәге әти-әнисе тиз арада "Ашыгыч ярдәм" чакырткан. Табиблар баланың гомере өчен көрәшә башлаган, тик бер сәгать үткәч, ул яңадан үлгән. Бу вакыйга шушы көннәрдә Индонезиядә булган.

Мондый хәлләр булуы мөмкин, ди белгечләр. Бу "Лазарь синдромы" дип атала икән. Йөрәк өянәгеннән вафат булучыларның йөрәге кинәт кенә үзеннән-үзе эшләп китә, сулышы яңара. "Лазарь синдромы" беренче тапкыр 1982 елда теркәлгән. Галимнәр Лес Городон, Матье Паскье, Германн Бургер, Петер Паал дөньяда 65 шушындый вакыйга булуын ачыклаган. Әйткәндәй, үлгәннән соң, 22 пациент терелеп, гадәти тормыш белән яши башлаган.

Фото: Кызыл таң

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев